Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәдиф Кашапов: «Әдәби фест»та кайбер чараларның кайтавазы да күренәчәк
9-11 октябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестивален оештыра. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Реальное время» интернет газетасының баш мөхәррир урынбасары Рәдиф Кашапов «Әдәби фест»та беренче тапкыр документаль фильмнар күрсәтеләчәге турында сөйләде, дип яза «Интертат».
«Ильяс Фәрхуллинның бу фестивале юкка гына барлыкка килмәгән. Ул 2025 елда ук Язучылар берлеге бинасында күп чаралар үткәрә иде, мин туристларны бу бинага, ниһаять, керә аласыз, дип шунда алып бара идем.
«Әдәби фест»та кайбер чараларның кайтавазы да күренәчәк, ул болай гына «туган» әйбер түгел. Ялгышмасам, бу проект 2 фильмнан гына тормый. Быел Язучылар берлеге фильм төшерергә дип мөрәҗәгать итте, бу эштә безгә Мәдәният министрлыгы да ярдәм күрсәтте. Бу 2 фильмны ябык «показлар» форматында тикшереп карадык.
Быел Фатих Әмирханның 140 еллыгы. Минем өчен ул – күпкырлы шәхес, чөнки ул – публицист та, язучы да, җәмәгать эшлеклесе дә. Хәзерге заманда аның кебек бертуктаусыз хәрәкәттә булган яшьләр күбрәк булса, бик шат булыр идем. Минемчә, без бу фильмны үгет-нәсыйхәт форматында күрсәтәчәкбездер. Һәрбер татар фильмының күрсәтелүе, теләсә кайсы документаль фильм кебек, аның кабат кайчан күрсәтеләчәге билгесез. Без аны «Татаркино»га да тапшырачакбыз. Бәлки, аны мәктәпләрдә дә күрсәтерләр, чөнки мин аны дәрес вакытына туры китереп эшләргә тырыштым, ул 41 минут дәвам итә», – дип суйләде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз