Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәдиф Җамалетдинов: «Татар-информ» коллективында креатив фикерле журналистлар эшли

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 6нчы июньдә билгеләп үтәчәк 35 яшьлеге белән котлый.
«Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты коллективы һәм шәхсән үз исемемнән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Татарстан Республикасы халкы өчен төп мәгълүмат чараларының берсе булган «Татар информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда, Россиядә һәм дөньяда булган төрле вакыйгалар турында оператив рәвештә җиткереп бара», – ди Рәдиф Җамалетдинов тәбрикләвендә.
Ул агентлыкта яшьләр күп эшләвен, татар редакциясе эшчәнлеген билгеләп узды. «Сезнең татар журналистикасы үсешенә керткән чиксез зур өлешегез хөрмәт һәм соклануга лаек. Коллективыгызда иҗади, талантлы һәм креатив фикерле журналистлар эшли. Алар сафында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлаган һәм бүгенге көндә белем алучы яшь журналистларның да булуы безнең өчен аеруча зур горурлык. Сезнең хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз алар өчен дә зур үрнәк булып тора», – ди институт директоры.
Рәдиф Җамалетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының институтта уздырыла торган чараларга игътибарлы булуын да ассызыклады. «Агентлыкның университет һәм институтыбыз тарафыннан оештырылган фәнни-популяр, мәдәни һәм башка чараларны яктыртып баруда күрсәткән ярдәме дә безнең өчен зур куаныч», – ди ул.
«Бу истәлекле көндә сезгә ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, яңа иҗади казанышлар, югары рейтинглар телибез. Нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләребез сакланыр дигән өметтә калабыз», – дигән теләкләрен җиткерде Рәдиф Җамалетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз