news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәдиф Җамалетдинов: Сез - безнең визит карточкасы

Рәдиф Җамалетдинов: Сез - безнең визит карточкасы
Фото: «Дулкын» медиаүзәге матбугат хезмәте

«Без традициягә нигез салабыз!», «Сез - безнең визит карточкасы!», «Эчкерсез контентны таратучылар булыгыз!» - КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов әлеге сүзләреннән югары уку йорты тарихында яңа бит башланды. Институтта беренче тапкыр «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Бренд-коммуникацияләр һәм реклама дизайны» юнәлешен тәмамлаучы 63 студентка дипломнар тапшырылды. Бу хакта Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рәдиф Рифкатович, аларга карап, хисләрен яшермәде: «Институт өчен бу чыгарылыш — чираттагысы түгел, ә тарихи чыгарылыш», - диде ул.

«Бүген без сезнең белән чишмә башында торабыз, — дип мөрәҗәгать итте директор чыгарылыш курс студентларына. - Сез Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының яңа сәхифәсен башлыйсыз. Сезнең исемнәрегезнең ничек яңгыравы, һөнәри язмышларыгызның ничек формалашуы безнең чыгарылышның йөзе булачак та инде. Сез - Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының якындагы дистә елларга визит карточкасы».

Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, бу чыгарылыш - реклама белгечләре генә түгел. Ул аларны «мәгънә архитекторлары», «иҗтимагый көн тәртибен булдыручылар» һәм «диалог осталары» дип атады. Һәм аларның төп коралы - алгоритмнар һәм нейрочелтәрләр түгел, ә зур хәрефтән язылган Сүз, дип искәртте ул.

Ул бүгенге дөньяда чыгарылыш студентларының миссиясенә аерым басым ясады. Аның фикеренчә, Россия бүген таркатырга түгел, ә берләштерергә сәләтле кешеләргә мохтаҗ. Бу яшьләр – нәкъ менә шундый.

Рәдиф Рифкать улы бу юлны студентлар белән бергә үткән ата-аналарга һәм укытучыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ул беренче рекламачыларга Казан һәм университетның уникаль энергетикасын эчке камертон буларак саклап калуларын теләде.

«Сезгә беренче булу бәхете елмайды, - диде ул соңыннан. -Сезгә барлык яңа башлангычларыгызда уңышлар теләп калам».

Студентлар җыю дәвам итә!

«Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Бренд-коммуникацияләр һәм реклама дизайны» институтны үсешкә илһамландырды. Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында берьюлы берничә программа буенча белгечләр әзерләнә:

• «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Бренд-коммуникацияләр һәм реклама дизайны» (студентларны 2023 елдан бирле җыялар);

• «Нәшрият эше. Медиадизайн һәм анимация» (программа 2024 елдан башланды).

Әлеге программаларга документлар 2026 елның 25 июленә кадәр кабул ителә. Абитуриентларга укырга керү өчен рус теле һәм җәмгыять белеменнән, шулай ук тарих, чит тел, әдәбият яки информатика предметларының кайсы да булса берсеннән БДИ нәтиҗәләре кирәк.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты киләчәккә өмет белән карый: беренче чыгарылыш биредә белгечләр генә түгел, ә мәгънә архитекторлары әзерләнүен дәлилләде. Бу традиция елдан-ел ныгый гына барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot