Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәдиф Җамалетдинов Россиядә яшәүче халыкларның телләренә ярдәм итү советы составына керде
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Россия Президенты каршында Рус телен һәм илдә яшәүче башка халыкларның телләренә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы составына керде. Дәүләт башлыгы указында шулай диелә.
Әлеге органны булдыру турында документ кичә имзаланган. Ул РФ Президенты каршындагы гамәлдән чыгарылган Рус теле советына алмашка килде.
Совет рус телен саклау, үстерү, ярдәм күрсәтү һәм аның дөньядагы позициясен ныгыту, россиялеләрнең рус телен дәүләт теле сыйфатында, шулай ук ил территориясендә яшәүче башка халыкларның телләрен куллануга булган хокукларын тәэмин итү максатыннан төзелгән. Ул дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, мәдәният һәм сәнгать оешмаларының рус телен һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның телләрен саклау, үстерү, ярдәм итү буенча эшен координацияләү белән шөгыльләнәчәк.
РФ Президенты киңәшчесе Елена Ямпольская советның рәисе итеп билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз