news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Җамалетдинов «Милли хәзинә» турында: Фестивальнең форматы яхшы якка үзгәрде

Рәдиф Җамалетдинов «Милли хәзинә» турында: Фестивальнең форматы яхшы якка үзгәрде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтенроссия халык иҗаты фестиваленең гала-концерты оештырылды һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов бәйгедә Россиянең 8 төбәгеннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан гаризалар килүен һәм ел саен катнашучылар саны арта баруын хәбәр итте.

«Әлеге конкурс-фестиваль 2010 елдан бирле безнең университет базасында үткәрелә. Соңгы елларны фестивальнең форматы һәм географиясе яхшы якка үзгәрде. Башта фестиваль студентлар белән генә үткәрелде, әмма хәзер без мәктәп һәм урта махсус уку йортлары укучыларын да чакыра башладык. Катнашучыларның географиясе бик киң, бу Россия Федерациясенең 8 төбәге (Башкортстан, Чувашия, Мордовия Республикалары, Пермь крае, Саратов, Оренбург, Свердловск өлкәләре) һәм Татарстанның барлык районнары диярлек», – диде ул.

Фестиваль 9 номинация буенча уза:

Медиа-иҗат (фото, видео һәм анимация, график иллюстрация);

Вокал башкару (соло, иҗат коллективы);

Инструменталь башкару (соло, иҗат коллективы);

Хореография сәнгате (соло, иҗат коллективы);

Театр модасы (халык костюмы, стильләштерелгән халык костюмы, заманча костюм);

Декоратив-гамәли иҗат (халык һөнәрчелегенең һәм сәнгать кәсепләренең традицияләре һәм яңа тормышы);

Рәсем сәнгате (рәсем, композиция);

Нәфис сүз (бер башкаручы, иҗат коллективы);

Театр сәнгате (кече формада, инсценировка, спектакль, әкият фрагментлары).

Комиссия рәисе – институтның Татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы укытучысы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина.

«Без күп көннәр дәвамында тугыз номинациядәге эшләрне карадык. Шуны билгеләп үтәсем килә, эшләр чыннан да бик лаеклы һәм шәп. Берничә ел элек мин бу сәхнәдә жюри әгъзасы буларак түгел, ә әлеге фестивальнең «хореография сәнгате» номинациясендә катнашучы буларак басып тора идем. Шуңа күрә бу фестиваль минем өчен аерым роль уйный, ул мине студент елларыма кайтара», – дип, искә алды ул.

Бәйгедә 1нче урын алучыларга – 20 мең, 2нче урынга – 15 мең, 3нче урынга – 10 мең күләмендәге акчалата бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков та сәламләде, ул фестивальнең җитдилеген ассызыклады һәм катнашучыларга махсус бүләкләр тапшырды.

  • Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына һәм танылган татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган.
  • Әлеге конкурс-фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100