Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәдиф Җамалетдинов: Казан университетының укыту программасына татар теле 1812 елда керә
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган матбугат очрашуында татар теленең Казан университетында 1812 елда ук укытыла башлавын билгеләде.
«Быел университетта татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгы билгеләнеп үтелсә дә, Казан университеты оешкан көненнән башлап, ягъни 1804 елның 5 ноябрендә, сүз фәннәре бүлегендә Көнчыгыш телләре кафедрасы ачыла һәм беренче лектор штаты да билгеләнә. 1812 елны Казан университетының укыту программасына татар теле кертелә. Университетта беренче татар теле укытучысы ул – барыбызга да билгеле шәхес Ибраһим Хәлфин. 1828-1829 елларда Көнчыгыш разряды оештырыла һәм төрек-татар сүз сәнгате, гарәп-фарсы әдәбияты кафедралары ачыла. 1854 елда Көнчыгыш разряд Санкт-Петербург университетына күчерелә», – дип билгеләде ул.
Рәдиф Җамалетдинов Казан университетына татар теле кафедрасаның яңадан ничек кайтарылуы белән дә таныштырды.
«1926 елда Мөхетдин Корбангалиев җитәкчелегендә факультетара татар теле кафедрасы эшли башлый, ә 1944 елда Тарих һәм филология факультеты составында нәкъ без сөйли торган Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Әлеге бүлекнең җитәкчесе һәм оештыручысы буларак Рабига Хәкимова билгеләнә», – ди институт директоры.
Аның сүзләренчә, 2011 елда, Казан федераль университеты оешкач, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты структурасында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшли башлый.
«Элеккеге Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы, шулай ук Педагогик университетның Татар филологиясе факультеты әлеге югары мәктәп составына керә. Хәзерге вакытта Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе структурасында 6 кафедра эшли, 1600дән артык студент бакалавриат, магистратура һәм аспирантура программалары буенча белем ала», – дип төгәлләде Рәдиф Җамалетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз