Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәдиф Җамалетдинов: Каюм Насыйри шәхесе, аның хезмәте, мирасы белән кызыксыну шактый зур
10-11 декабрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бөек фикер иясе, галим-энциклопедист, педагог һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 еллыгына багышланган «Төрки дөнья мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның фәнни-методик мирасы» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды.
- Конференциядә катнашырга Азәрбайҗан, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан 145 кеше теләк белдергән.
Конференциянең ачылышы һәм пленар утырышы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, институт директоры Рәдиф Җамалетдинов, КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов һәм башкалар катнашында узды.
«Безнең институтыбызда Каюм Насыйриның юбилеен үткәрү февраль аенда ук башланып китте һәм бүгенгә кадәр дәвам итә. Бүген Республикабыз хөкүмәте, Татарстан Рәисе, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә чираттагы чараны уздырабыз. Каюм Насыйри шәхесе, аның хезмәте һәм мирасы белән кызыксыну шактый зур, шуңа күрә без конференция оештырырга булдык. Анда Татарстан Республикасының, Россия Федерациясе төбәкләренең педагогик җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм дөньяның кайбер илләреннән галимнәр катнаша» , - дип билгеләде институт директоры.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Каюм Насыйри – күпкырлы шәхес. Ул бай фәнни мирасы булган филолог та, тарихчы да, ботаник та, математик та, химик һәм географ та. Әлеге конференциянең уникальлеге – аның төрле буын кешеләрен берләштерүдә. Катнашучылар арасында мәктәп укучылары, студентлар, магистрантлар һәм укытучылар да бар. Конференциядә чыгыш ясау өчен Үзбәкстан, Казахстаннан бик күп гаризалар килде», - диде филология фәннәре докторы, Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз