news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәдиф Җамалетдинов: Кая барсак та, безне лингвистика мәктәбе вәкилләре буларак беләләр

Рәдиф Җамалетдинов: Кая барсак та, безне лингвистика мәктәбе вәкилләре буларак беләләр
Фото: © «Татар-информ», Алинә Хәйруллина

21-22 октябрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Халыкара Бодуэн укулары» конференциясе үткәрелә. Әлеге конференциядә пленар һәм секция утырышлары уза. Программа буенча бу ике көндә укытучылар һәм галимнәр фәнни темаларга чыгыш ясый.

Конференциядә төрле фәнни учреждениеләрдән әйдәп баручы филолог, профессор, доцент, докторлар һәм фән кандидатлары, шулай ук Россиянең төрле шәһәрләреннән (Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ижевск, Чабаксар, Уфа, Томск һ.б.), якын һәм ерак чит илләрдән (Азәрбайҗан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Әрмәнстан Республикасы, Үзбәкстан Республикасы, Ирак Республикасы, Сербия Республикасы) 150 галим катнаша. Конференциянең хезмәт җыентыгы ике томда бастырылачак.

«Күп еллар дәвамында КФУ базасында Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучыларга багышланган конференция уза. Елдан-ел катнашучылар саны арта, бу безнең өчен куанычлы хәбәр. Казан лингвистика мәктәбе бөтен дөньяга билгеле. Кайда гына булсак та, безне лингвистика мәктәбе вәкилләре буларак беләләр. Галимнәребез фонема, морфема, синтагма һ.б. өлкәләрдә эзләнүләр алып бара. Безнең мәктәптә махсус фәнни тикшеренү лабораторияләре эшли. Шуның өчесе Татарстанда гына түгел, безнең илдән читтә дә тикшеренүләр алып бара», - дип сөйләде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Фото;Шулай ук бу конференциядә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче хезмәткәрләрне фән һәм мәгариф үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен мактаулы грамоталар белән бүләкләделәр.

«Мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин исеменнән сезне Бодуэн де Куртенэга багышланган конференциядә сәламлим. Нәкъ менә Казанда Бодуэн де Куртенэ заманча лингвистикага нигез салган. Горурланып әйтәсем килә, ул калдырган традицияләр бүгенге көндә дә яши. Конференциядә барлык катнашучыларга уңышлар теләп калам», - диде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин.

Конференция барышында заманча лингвистиканың Казан лингвистика мәктәбе идеяләре белән бәйле актуаль проблемалары: теоретик-методологик постулатлар һәм аларның заманча фән өчен әһәмияте, лексик һәм фразеологик семантика, морфемика һәм сүз ясалышы мәсьәләләре, морфология, синтаксис һәм синтагматиканың актуаль проблемалары, заманча гамәли лингвистика, нейролингвистика һәм психолингвистика казанышлары, проблемалары; семантика һәм прагматика; төрки һәм лингводидактиканың актуаль мәсьәләләре турында актив фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot