Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рәдиф Җамалетдинов: Балаларның һәркайсына тулай торакта урын бирергә тырышачакбыз
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов укырга кергән һәм тулай торакка мохтаҗ һәр балага урын бирергә тырышачакларын әйтте.
«Узган елларда һәр укырга кергән баланы да тулай торакта урын белән тәэмин итә алмый идек. Быелгы 2024-2025 уку елында бу мәсьәләне тулысынча хәл итә алдык. Республиканың төрле районнарыннан, башка төбәкләрдән укырга керергә теләүчеләргә җиткерәсем килә: балаларның һәркайсына тулай торакта урын бирергә тырышачакбыз. Шундый өметебез бар», - диде Рәдиф Җамалетдинов.
Аның сүзләренчә, тулай торакка урнаштырганда, студент бюджет хисабына яки бюджеттан тыш укый дигән критерий юк. Ягъни, түләүле һәм бушлай бүлекләрдә укучыларга да тулай торакта урын бирелергә мөмкин. «Беренче чиратта, баланың гаилә хәленә карыйбыз, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар беренче чиратта кертелә. Аннары гомуми исемлектәге балалар да урнаштырыла», - диде институт директоры «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.
«Милли хәзинә» бәйгесенә килгәндә, Рәдиф Җамалетдинов конкурста татар милләтеннән генә түгел, бәйге нигезләмәсе буенча, башка милләт балалары да катнаша алуын искәртте. «Башка милләт вәкилләре дә җиңеп, уңышка ирешүгә мисаллар бар», - диде.
Ул конкурс-фестивальнең киләсе елга 15нче мәртәбә үткәрелүен әйтте. «Хезмәттәшләр, иганәчеләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Яңалыклар булыр дип уйлыйбыз», - дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз