Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рәдиф Җамалетдинов: Җәмәгатьчелек белән элемтәләр юнәлешенә бюджет урыннары бирелде

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов быелгы куанычлы вакыйгаларның берсе итеп, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр, нәшрият юнәлешенә бюджет урыннары бирелүен атады.
«Татмедиа» җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы белән бергәләп, реклама һәм җәмәгатьчелек белән эшчәнлек, нәшрият эше дигән белгечлекләр дә ачып җибәрдек. Анда сәләтле, әзерлекле балалар укый. Киләчәктә аларны да медиа өлкәдә күрербез дип өметләнәм. Әлегә кадәр бюджеттан тыш урыннарга гына кабул итә идек. Быел бюджет урыннары да бирелде», - диде Рәдиф Җамалетдинов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.
Ул соңгы биш елда татар журналистикасы буенча белгечләр әзерләнүен искәртте. «Бу юнәлештә белем алган балалар республикабызның төрле медиа оешмаларында уңышлы гына эшли башладылар. Киләчәктә дә мондый эшчәнлек дәвам итәр дип уйлыйбыз», - дип белдерде.
«Быел, былтыргы белән чагыштырганда, урыннар 50 гә артыграк. 500дән артык бюджет урыны планлаштырылган. Рус теле, татар теле әдәбияты, чит телләр буенча белгечлекләргә кабул итәбез. Республика Мәгариф министрлыгы белән берлектә, быел да билингваль, полилингваль мәгариф оешмаларында укыту өчен яшь белгечләр әзерләүне дәвам итәчәкбез», - дип әйтте Рәдиф Җамалетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз