Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин КФУ студентлары белән аралашты
Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының «Сәясәт белеме» юнәлеше буенча белем алучы студентлары белән очрашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сезнең белән - Татарстанның киләчәге белән очрашуыма шатмын. Сезнең сәясәт белемен үз һөнәрегез итеп сайлавыгыз, аңа карата кызыксыну һәм хөрмәт күрсәтүегез хуплауга лаек, ә бу күп нәрсә турында сөйли», – дип белдерде сәясәтче студентларга мөрәҗәгать итеп.
Фәрит Мөхәммәтшин социаль-икътисади үсешнең югары күрсәткечләренә һәм Татарстанның яхшы инвестицион потенциалына игътибар юнәлтте. Ул билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция һәм икътисади санкцияләр белән бәйле кыенлыкларга да карамастан, республика социаль программаларны уңышлы гамәлгә ашыруын дәвам итә.
«Бу - республика хакимиятенең барлык дәрәҗәләре һәм тармакларының бердәм эшләве нәтиҗәсе. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшьләрне җитди һәм олы тормышка әзерләү мәсьәләләренә бик җаваплы карый. Безнең республикада яраткан эшеңне табу һәм карьера булдыру, тормышыңны уңышлы итү өчен бөтенесе дә бар», – дигән ышаныч белдерде ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.
«Сәясәт белеме - бик эчтәлекле һәм күләмле фән. Сез гамәлдәге федераль һәм республика законнарын яхшы белергә, шулай ук Россия Федерациясенең хокукый кырындагы инновацияләрне күзәтеп барырга тиеш. Ләкин иң мөһиме - сезгә кешеләр белән сөйләшергә, аларны тыңларга һәм ишетергә өйрәнергә кирәк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан парламенты эше турында сөйләп һәм РФ Дәүләт Думасына сайлаулар турында искәртеп.
Студентлар Дәүләт Советының Мактаулы Рәисеннән аның сәясәткә ничек килүе, авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм авылда халыкны саклап калу буенча Татарстанның куйган тырышлыгы белән кызыксынды.
«Бүген авылда кече һәм урта бизнес оештыручы инициативалы кешеләр өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Бу мәсьәлә даими контрольдә. Республикада фермерлык хәрәкәтенә һәм шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча күп кенә чаралар гамәлдә, авыл кешеләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программалары гамәлгә ашырыла», - дип ышандырды Фәрит Мөхәммәтшин.
«»Персона» проекты кысаларында очрашулар «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге инициативасы буенча уза. Анда безнең талантлы яшьләребез катнаша. Бүгенге очрашуда катнашучылар бик мөһим белгечлек ала. Алар бик яхшы әзерлекле кешеләр булырга, Татарстан һәм тулаем ил хәл итә торган бурычлардан хәбәрдар булырга тиеш», – дип билгеләп үтте Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе һәм студентлар белән мондый әңгәмәләрнең киләчәктә дә оештырылачагын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз