news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рабыня Изаура» телесериалы актрисасы: Россия ханымнары турында фильм төшерергә телим

«Рабыня Изаура» телесериалы актрисасы: Россия ханымнары турында фильм төшерергә телим
Фото: «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Рабыня Изаура» телесериалында төп роль башкаруы белән бөтен дөньяда танылган Бразилия актрисасы Луселия Сантос бүген Казанда ачылган Халыкара икътисади «Россия — Ислам дөньясы: «КазанФорум 2026» форумы кысаларындагы «Хатын-кыз карашы» трексының төп хөрмәтле кунакларының берсе булды. Бу трек дүртенче ел рәттән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларын берләштерүче «Мәрхәмәт — Милосердие» оешмасы инициативасы белән үтә.

Трек сессияләре башланганчы, Луселия Сантос республика матбугаты вәкилләренә эксклюзив интервью бирде һәм Татарстан башкаласы Казан турында беренче тәэсирләре белән уртаклашты.

«Мин Казанда беренче мәртәбә, инде шәһәрдә аз гына йөреп чыктым һәм бик шатланып киттем. Казан искиткеч матур икән, мин андый архитектура һәм гаҗәеп атмосфера көтмәгән идем. Аеруча кичке шәһәр гаҗәпләндерде: ут яктырту белән ул бөтенләй башкача күренә, көндезге һәм төнге Казан — ике бөтенләй аерым шәһәр кебек», — диде актриса.

Луселия Сантос Бразилиядә хатын-кызларның тигез хокуклары өчен көрәше, социаль мәсьәләләрне хәл итү турындагы фикерләрен дә уртаклашты. «Хатын-кыз һәрвакыт үз хокуклары өчен көрәшә, кайсы илдә яшәвенә карамастан, чөнки бу проблемалар глобаль характерда. Без, хатын-кызлар, барыбыз да бер үк нәрсәне телибез — тынычлык һәм гармония», — дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, Луселия Сантос Бразилиядә хатын-кызларның эш хокукларын саклау һәм эш белән тәэмин ителеше турында да сүз кузгатты. Аның сүзләренчә, хатын-кызлар һәм ир-атлар хокуклары әле дә тигез түгел, һәм бразилия хатын-кызлары үз мәнфәгатьләрен даими якларга мәҗбүр. Бу сәясәткә дә кагыла: хатын-кызлар хөкүмәттә квоталар һәм лидерлык урыннары өчен көрәшә, әмма аларның вәкиллеге әле дә аз. «Алар бәлки кечкенә генә, ләкин уңышларга ирешәләр», — дип нәтиҗә ясады актриса.

Үз эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Луселия Сантос хәзерге вакытта кинода һәм театрда эшләүне актив җәмәгать эшчәнлеге белән берләштерүен билгеләде. Ул фильмнар төшерә, театр сәхнәсендә уйный, пьесалар куя һәм экология, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм климатны саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. «Мин инде ун елдан артык Амазон урманнарын саклау белән шөгыльләнәм», — дип ассызыклады актриса.

Казанга тиз арада килү һәм «Казан Форум»да катнашу турында сорауга, актриса шунда ук ризалык бирүен әйтте. Шулай ук ул иҗади планнары белән уртаклашты һәм Россия хатын-кызлары турында фильм төшерергә теләге барлыгын белдерде.

«Мин Россия хатын-кызлары турында фильм төшерергә бик телим. Миңа зур шәһәрләрдә генә түгел, илнең чит төбәкләрендәге авыллар, бистәләр хатын-кызлары да кызык. Минем идея — зур Россиядә һәр хатын-кызның йортына кереп, аларның тормышын күрсәтү. Чөнки шушы хатын-кызлар, мөгаен, мине «Рабыня Изаура» сериалында караганнардыр. Мин герой белән 24 сәгать үткәрергә телим: аның тормышын төшерергә, тарихын тыңларга һәм аның йортында ничек кабул итүләрен күзәтергә. Бәлки, бу күп серияле проект та булыр», — дип сөйләде Луселия Сантос.

news_right_1
news_right_2
news_bot