Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Рабыня Изаура» сериалы йолдызы Луселия Сантос: Казан мин көткәннән матуррак булып чыкты
«Рабыня Изаура» телесериалында төп роль башкаруы белән бөтен дөньяга танылган Бразилия актрисасы Луселия Сантос Казанда ачылган Халыкара икътисади «Россия – Ислам дөньясы: «КазанФорум 2026» форумында хөрмәтле кунак буларак катнашты. Актриса белән «Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина да аралашты.
«Рабыня Изаура» – телевидениедәге беренче эшем»
«Рабыня Изаура» телесериалы телевидениедәге беренче эшем булды. Моның минем өчен нинди тәҗрибә булуын күз алдына китерүе кыен түгел. Инде бик күп еллар үтте, бик үк хәтерләп тә бетермим, бик күп сулар акты. Мин бу сериалның Россиядә бик популяр булуын белә идем.
-
«Рабыня Изаура» – 1976 елда төшерелгән Бразилия телесериалы. Ул СССРда 1988–1989 елларда күрсәтелде. Оригинал вариантта сериал 25әр минутлык 100 сериядән тора, әмма Советлар Союзында прокат өчен ул яңадан монтажланып, һәркайсы 60–70 минутлык 15 сериягә калдырылган булган.
Сериал зур популярлык казанды. Аның йогынтысы белән россиялеләрнең көндәлек сөйләменә «фазенда» сүзе дә кереп китте: шул рәвешле гадәти бакча йортларын һәм дачаларны атый башладылар.
«Дүрт дистәдән артык ел Амазонка урманнарын саклау белән шөгыльләнәм»
Үз эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Луселия Сантос хәзерге вакытта кинода һәм театрда эшләүне актив җәмәгать эшчәнлеге белән берләштерүен билгеләде. Ул фильмнар төшерә, театр сәхнәсендә уйный, пьесалар куя һәм экология, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм климатны саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирә:
Мин хәзер фильмнар төшерәм, шулай ук театрда уйныйм, театрда пьесалар куям, шул ук вакытта бик күп эшләр башкарам. Мин һәрвакыт Бразилиянең социаль тормышында, бигрәк тә экология: әйләнә-тирә мохитне саклау һәм климат эчтәлеге темасында актив катнашып киләм. Менә инде дүрт дистәдән артык ел дәвамында Амазонка урманнарын саклау белән шөгыльләнәм, – диде актриса.
Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте
«Казан шулкадәр матур булыр дип көтмәгән идем»
Казанга тәүге тапкыр килүе һәм шәһәр турында тәэсирләре белән дә уртаклашты ул.
Мин Казанга тиз арада килергә ризалаштым, шәһәр белән танышырга теләдем, озак уйлап тормадым. Бирегә беренче тапкыр килүем. Шәһәр бик матур. Мин хәтта гаҗәпләнеп тә калдым: Казан шулкадәр матур булыр дип көтмәгән идем! Мондый архитектура һәм гаҗәеп мохит булыр дип уйламадым. Аеруча кичке шәһәр гаҗәпләндерде: утларны яктырту белән ул бөтенләй башкача күренә, әйтерсең ике төрле шәһәр кебек, кичен төрле утлар кабызалар һәм шәһәр турында күзаллаулар үзгәрә.
Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте
«Россия хатын-кызлары турында зур проект эшләү идеясе туды»
Луселия Сантос форум кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегының төп хөрмәтле кунакларының берсе булды. Ул «КазанФорум 2026», яңа фильм идеясе һәм Россия төбәкләре турында фикерен белдерде.
Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте
«КазанФорум 2026» форумы бик кирәкле һәм мөһим сораулар күтәрелде. Мин дөнья белән кино һәм таетр аша аралашам. Миндә Россия хатын-кызлары турында зур проект эшләү идеясе туды. Әлеге идея узган ел Архангельск шәһәренә баргач барлыкка килде хәзерге вакытта нинди дә булса детальләр турында фикер алышырга әзермен. Мин бу фильмны Россиянең төрле өлешләрендә, төрле төбәкләрдә, шул исәптән Казанда да төшерермен дип күзаллыйм. Әйтик, 24 сәгать дәвамында хатын-кызлар белән аралашып, аларның туган урыннарын, туган якларын, көнкүрешен, тормышын төшереп, тамашачыларга күрсәтергә телим. Бәлки ул берничә сериядән торыр. Хәзерге вакытта Лев Толстойны укыйм, һәм миңа рус әдәбияты бик ошый, үз фильмымда барысын бергә бәйләп күрсәтергә теләр идем.
«Хатын-кызлар даими рәвештә үз хокуклары өчен көрәшә»
Луселия Сантос Бразилиядә хатын-кызларның тигез хокуклары өчен көрәше, социаль мәсьәләләрне хәл итү турындагы фикерләре белән дә уртаклашты.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Хатын-кызлар даими рәвештә үз хокуклары өчен көрәшә – бу бөтен дөньяда актуаль мәсьәлә. Нинди генә илләрне алма, проблема глобаль булып кала. Дөньядагы барлык хатын-кызларның да теләкләре бер: глобаль дөньяда бераз башкача позициядә булырга, эш базарында да нәкъ шулай ук. Бразилиядә хатын-кызларның хокуклары тигез дәрәҗәдә түгел. Бразилия хатын-кызлары бик көчле, даими рәвештә хокуклар өчен көрәш алып баралар. Сәясәттә дә, парламентта да хатын-кызлар урыннары, шулай ук Хөкүмәттә лидерлык позицияләре булсын өчен көрәшәләр. Бу көрәш белән алар аз булса да уңышка ирешәләр, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз