news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан эш бирүчеләрен кадрларга ихтыяҗны бәяләргә чакыралар

Татарстан оешмалары перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында Бөтенроссия эш бирүчеләр сораштыруында катнаша ала. Тикшеренү «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында узачак һәм 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Милек формасына һәм хезмәткәрләр санына карамастан, барлык тармакларның предприятиеләрен һәм оешмаларын сораштыруда катнашырга чакыралар.

Сораштыру урта һөнәри һәм югары белем бирү системасында белгечләр әзерләүне бизнесның реаль ихтыяҗлары белән тиңләштерүгә юнәлдерелгән. Алынган мәгълүматларны көллият һәм югары уку йортларында белем бирү программаларына төзәтмәләр кертү өчен кулланырга ниятлиләр. Бу уку йортын тәмамлаучыларга кирәкле һөнәрләр үзләштерергә һәм тизрәк эш табарга мөмкинлек бирер дип көтелә.

Тикшеренү нәтиҗәләре эш бирүчеләрнең агымдагы ихтыяҗларын капларга һәм хезмәт базарын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә булышыр дип уйлыйлар.

Сораштыру Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе платформасында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot