news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәткәргә коллегасының вазифаларын башкарган өчен күбрәк түләргә тиешләр – юрист

Хезмәткәргә коллегасының вазифаларын башкарган өчен күбрәк түләргә тиешләр – юрист
Фото: © «Татар-информ»

Әгәр хезмәткәр үзенең төп эшеннән тыш башка вазифаларны да үти икән, бу юридик яктан өстәмә эш булып санала һәм аңа акча түләнергә тиеш. Юридик фәннәр докторы, Россиянең мактаулы адвокаты Людмила Айвар «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге эш өчен һичшиксез өстәмә акча түләнергә тиеш - бу РФ Хезмәт кодексының 151нче маддәсендә турыдан-туры каралган. Өстәмә түләү күләме, өстәмә эшнең эчтәлеген һәм күләмен исәпкә алып, якларның килешүе белән билгеләнә», - диде Айвар.

Әгәр дә хезмәткәрне вакытлыча коллегасының вазифасына күчерсәләр һәм элеккеге вазифаларыннан азат итсәләр, вакытлыча күчерү механизмы кулланыла. Түләү шартлары рәсми документларда - боерыкта яисә килешүдә теркәлә. Мондый очракларда бәхәсләр, гадәттә, башка вазифага күчерү һәм түләү шартларының дөреслегенә кагыла.

«Әгәр эш бирүче өстәмә акча түләмәсә, нәрсә булачак? Хезмәткәр өчен бу, кагыйдә буларак, РФ Хезмәт Кодексының 236 маддәсе буенча түләнмәгән суммаларны түләтү һәм тоткарлаган/тулысынча түләмәгән өчен акчалата компенсация», – дип аңлатты юрист.

Әгәр эш бирүче бүтән вазыйфалар башкарган өчен тиешле өстәмә акча түләмәсә, хезмәткәр үз хокукларын яклау өчен Хезмәт инспекциясенә яки прокуратурага мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Бүтән вазифаларны башкарган өчен хезмәткәргә өстәмә акча түләмәгән эш бирүчегә хезмәт законнарын бозган өчен административ җаваплылык яный (РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсе). Штраф күләме хокук бозуның составына һәм кабатлануына бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot