news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рабит Батулланың Минтимер Шәймиев турында хикәяләреннән торган китабы чыкты

Китап Минтимер Шәймиев һәм Сәкинә Шәймиева сөйләгән фактик вакыйгаларга нигезләнеп, әдәби жанрда язылган.

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар – информ”, Зилә Сафина). Бүген Рабит Батулланың “Илбашы” дип аталган китабы басылып чыкты. Аның тулы исеме “Илбашы. Татарстан Республикасының беренче Президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәймиев турында хикәяләр” дип атала. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына китап нәшриятенең директоры Илдар Сәгъдәтшин белдерде.

Нәшрият директоры әйтүенчә, китапның 2000 данә тираж белән чыгарылган, аның бәясе 180 сум. Китап дүшәмбедән нәшрият кибетләренә сатуга чыгарылачак.

Китапның әдәби редакторы Газинур Морат китап турында “Татар – информ” хәбәрчесенә китапта Минтимер Шәймиевнең туганнан алып, бүгенге көнгә кадәр тормышы сурәтләнүен әйтте. "Моңа кадәр, кайбер сәбәпләр аркасында, әйтелмәгән, халыкка чыгарылмаган серләр, вакыйгаларны үз эченә алды ул. Китапта язылганнырның барысы да Минтимер ага, аның тормыш иптәше Сәкинә ханым сөйләгән фактик вакыйгаларга нигезләнеп язылды. Беренче президентыбызның сәяси тормышын да, шәхси тормышын ача алдык, - диде ул.

Китап хикәяләр формасында язылган:

“Тарантас узып киткәч, Минтимер сызгырды, яр чокыры борылмасыннан малайлар чыкты. Алар, өчесе бер атка атланып, болын ягына чакты. Минтимер, малайларны төшереп, басуга кереп бара торган атларны җыярга китте. Минтимер әйләнеп кайтканчы алар кузакка кагылмаган, бергә җыелгач, дәррәү кузакка ябырылдылар. Шушы вакыйгадан соң малайлар – Минтимерне, Минтимер малайларны “ ахирәт дус” дип йортә башлады”.

Газинур Морат китапның укучы тарафыннан югары бәяләнәчәгенә ышанычы зур булуын белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100