news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рабит Батулла Зәйдә укучылар белән очраша һәм дәресләр үткәрә

Рабит Батулла Зәйдә укучылар белән очраша һәм дәресләр үткәрә
Фото: http://zainsk-inform.ru

Зәй районында күренекле якташлар белән очрашулар, алар истәлегенә кичәләр оештыру матур традициясе бар. Әнә шундый күркәм очрашулар циклы бу көннәрдә җәмәгать эшлеклесе, драматург, педагог, публицист, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла белән башланып китте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Фото: http://zainsk-inform.ru

Аксакал язучы Баграж, Түбән Биш, Куш-Елга авылларында үз әсәрләрен яратып укучылар, якташлары белән очрашты. Бүген исә ул Аксар, Югары Шепкә авылы мәктәпләрендә булып, укучыларга әдәбият, татар халкы тарихына кагылышлы бай мәгълүмат бирүче дәресләр үткәрде. Укучылар сорауларына җавап бирде. Китап укучылар белән очрашу Имәнлебаш китапханәсендә үтте.

Югары Шепкә авылы мәктәбендә ул дини мәгърифәт темасын күтәрде. Изге Коръән китабы турында сөйләде, «Сак-сок» бәетенә салынган тирән мәгънәнең бүгенге көн өчен бик актуаль булуын әйтте.

«Мин Туган ягым Зәй төбәгенә бик теләп кайтам. Моннан берничә ел элек тә мәктәпләр буйлап очрашулар үткәреп йөргән идем, хәзер менә инде икенче буын укучылар җитешеп килә, аларга да үз белгәннәремне, үз күргәннәремне сөйләп, ишеттереп калдырасым килә. Мәсәлән, без бүген укучылар белән «Сак-сок» бәете турында сөйләштек. Халык иҗаты булган бу әсәр бүгенге көндә бик күп вариантта бар. Әмма төп мәгънәсе аның балаларның әниләрен тыңламавында, ә ананың баларына карата артык кырыс, усал булып аларны каргавында. Бу зур тәрбияви мәгънәгә ия. Туган белән туган сугышып түгел, ә дус яшәргә тиеш. Бүгенге көндә без аны тугандаш милләтләр вәкилләренең дус-тату яшәү мөһимлегендә күрәбез. Ә ана кешенең каргап улларын Сак белән Сок итеп бер-берсе белән мәңге очрашмаслык, өйләренә кайта алмаслык итүендә. Ягъни артык кырыс җәза бирү, ул үзеңне дә җәзалау, вәҗдан газабы кичерү дигән сүз. Мин мәгариф министрлыгы тарафыннан «Сак белән Сок» бәетен дәреслекләргә кертеп өйрәтү ягында», — диде әдип.

Ул шулай ук бәетне үзенең яраткан кураенда, күзләрен йомып, чын күңелдән уйнап та күрсәтте, көйгә салып җырлап та бирде. Бәетне өйрәнеп төрле иҗат фестивальләрендә башкарырга киңәш итте.

Фото: http://zainsk-inform.ru

Соңыннан балалар Рабит абыйларыннан аның уллары Байбулат белән Нурбәк турында да сөйләвен үтенделәр. Язучы уллары белән чын күңелдән горурланып, аларның инде кино сәнгатендә танылуларын, зур сәхнәләрдән саф татар телендә чыгыш ясауларын сөйләде. Режиссер Байбулатның «Ядәч» фильмы Гран-прига ия булуын куанып хәбәр итте.

Алга таба Рабит Батулла белән очрашулар район авыллары мәктәпләрендә, китапханәләрдә әле дәвам итәчәк. Әдәби очрашуларга йомгак җомга көнне Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә һәм Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә ясала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100