Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рабит Батулла: Тукай бүләге зур язучыларга китереп бирелергә тиеш
Язучы дәүләт премиясен милләтне кайгырткан әдипләргә генә бирергә кирәк дип саный.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык язучысы Рабит Батулла Тукай бүләге бары тик әдипләргә генә бирелергә тиеш дип саный. Дәүләт бүләгенә бәйле уйларын ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән бүлеште.
«Быел Татарстан Язучылар берлеге аша биш-алты кеше Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән диләр. Тукай бүләген теләсә кемгә биреп, абруен төшермәсләрме икән? Безнең әле лаек кешеләр бар», — диде Рабит Батулла.
«Иң беренче әсәр турында уйлап, аның Тукай рухына лаекмы икәнлеген билгеләргә кирәк. Тукай премиясе милләтне кайгыртучы әдипләргә генә бирелергә тиеш», — ди күренекле язучы.
«Язучы кеше Тукай бүләген сорап йөрергә тиеш түгел. Тукай бүләге ул зур язучыга китереп бирелергә тиеш. Премия сорап йөргән бик актив кешенең язучылыгы шул кадәр генә. Зөлфәтләргә, Мөдәррис Әгъләмнәргә китереп бирделәр, алар сорап йөрмәде», — ди ул.
«Тукай премиясен бирү комиссиясендә милләтне кайгыртучы кешеләр утырырга тиеш», дип өстәде Рабит Батулла.
Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрдән 15 февральгә кадәр гаризалар кабул ителде. Татарстан Язучылар берлеге аша унбишләп кандидат каралган. Нәтиҗәдә, берлек идарәсе аша биш кеше тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз