news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рабит Батулла "Сәләт" оешмасы татар зыялыларын тәрбияли дип саный

Язучы сүзләренчә, "Сәләт"тә булып, әмма татар мәктәбен бетермәгән балалар татар телен иркен белә.

Рабит Батулла "Сәләт" оешмасы татар зыялыларын тәрбияли дип саный
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татар язучысы, драматург һəм публицист Рабит Батулла "Сәләт" иҗтимагый оешмасы татар зыялыларын тәрбияли дип әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Сәләт" алга таба үзгәрә, камилләшә. Элеккеге булган ялгышларны төзәтү эше бара. Аннары, "Сәләт"не бетергәннәр министрлар булып беттеләр. Шушы нәтиҗәгә караганда, "Сәләт" үзенең вазыйфасын бик яхшы үти, чөнки ул татар зыялыларын тәрбияли. Мин шуңа сөенәм", - ди Рабит Батулла.

Рабит Батулла "Сәләт"тә катнашкан балалар татар мәктәбен бетермәсәләр дә, татар телен иркен белүләрен һәм татар сәнгатенә хезмәт итүләрен белдерде. "Минем ике улым моңа мисал булып тора", - диде ул.

"Нурбәк белән Байбулат "Сәләт"тә үсте, сәлкеш тә, әйдаман да булдылар. Хәзер инде алар укытучы да - төрле мастер-класслар күрсәтәләр", - дип сөйләде язучы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100