news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рабит Батулла: "Сәләт"кә йөрүчеләр - Татарстанның һәм милләтнең киләчәге"

Әлеге оешманы ул пионериядән дә шәбрәк, дип саный

(Казан, 21 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Сәләт"нең "Иске Казан"дагы җыены - саллы тарихи, әдәби, сәяси вакыйга. Татарстанның халык язучысы, драматург, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Рабит Батулла кичә "Иске Казан" дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгында "Сәләт" лагеры сменасы кысаларында 8 нче тапкыр уздырылган республикакүләм "Иске Казан җыены" фестивале хакында шундый фикер әйтте.

"Сигезенче тапкыр менә монда җыелалар. "Сәләт"нең башлангычына исә ике дистәдән ел артып киткән. Алар, кайчандыр "Сәләт" аша үтүчеләр, хәзер башлыклар, министрлар, укытучылар, профессорлар булып бара. Аның файдасы күренеп тора. Бу пионер оешмасыннан да шәбрәк. Комсомол заманында кирәк булды, ләкин ул хәзер искерде, картайды", - дигән фикердә Рабит Батулла.

"Сәләт"тә тәрбияләнүчеләр - Татарстанның киләчәге, ди язучы. Алай гына да түгел, татар милләтенең киләчәге дә әлеге егетләр һәм кызлардан торуын ассызыклый. "Бу хәрәкәт Татарстанда гына бит әле. Башка милләтләрнең башларына да килмәгәндә, бездә Җәүдәт ярдәмендә ("Сәләт"кә нигез салучы Җәүдәт Сөләйманов - авт.) "Сәләт" оешты. Монда спортта җиңгән, монда тел белүчеләр, математика, шахмат буенча җиңүчеләр - татарның каймагы бу. Татарстан киләчәктә алар кулында калачак. Татарстан гына түгел, бөтен милләт болар кулында калачак һәм алар ышанычлы кул. Алар да, чылбыр реакциясе буенча, үзләренең оныкларын шулай тәрбияләячәк. Чараның әһәмияте шунда", - ди Рабит Батулла.

Кичәге җыенда 450 дән артык кеше катнашты. "Иске Казан" профильле сменасы быел беренче тапкыр гына оештырылган. Анда 70 ләп бала ял итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100