news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рабит Батулла Әлфия Афзалова һәм Илһам Шакиров исемнәрен Гиннесс китабына кертер иде

"Аларның сәхнәдә 70 ел хезмәт итүләре Гиннесска кертерлек факт", - ди танылган татар язучысы.

Рабит Батулла Әлфия Афзалова һәм Илһам Шакиров исемнәрен Гиннесс китабына кертер иде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Илһам Шакиров белән Әлфия Афзалова исемнәре Гиннесс дөнья рекорд китабына кертелергә тиеш. Бу фикерен күренекле татар язучысы Рабит Батулла кичә Мәрҗани мәчетендә мәрхүм Илһам Шакировның җидесенә багышланган мәҗлестә әйтте.

“Пугачевалар фәлән ел җырлый, ә Әлфия белән Илһам 70 ел җырладылар. Бу бит инде күптән Гиннесска кертерлек факт. Ни өчен без куркак? Әллә инде без маңкортмы? Нигә бу турыда хөкүмәт белән килешеп, без бу кешеләрне Гиннесска әзерләмәдек?” – дигән сорау куйды Рабит Батулла.

“Алар икәү Союзны егерме тапкыр әйләнеп чыктылар. Нигә аларга СССР халык артисты исеме бирелмәде? Әллә без кадерле кешеләребезне бәһаләп бетерә белмибезме? Башкалар биш-алты җыр җырлап халык артистын алдылар. Бәлки, лаек булганнардыр, ләкин Әлфия белән Илһам лаеграк”, – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot