news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рабит Батулла “Кичер мине, әнкәй!” пьесасы буенча куелган фильмның исемен үзгәртмәү яклы

Ленин исемендәге мәдәният сараеның кинозалында "Инсаф" фильмы премьера алдыннан күрсәтелде.

Рабит Батулла “Кичер мине, әнкәй!” пьесасы буенча куелган фильмның исемен үзгәртмәү яклы
Александр Эшкинин

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык язучысы Рабит Батулла үзенең “Кичер мине, әнкәй!” пьесасы буенча төшерелгән фильмның “Инсаф” дип аталуына ризалык биргән, шулай да ул тамашачыга таныш исем калса, яхшырак булыр иде дигән фикердә. Бу хакта язучы беренче тамашачылар белән бергә фильмны премьера алдыннан караганнан соң журналистларга әйтте.

“Спектакль белән фильм – икесе ике сәнгать. Тудырган кеше анамы, тәрбияләгән кеше анамы дигән темасы шул ук калса да, бу бөтенләй башка сәнгать әсәре, - диде Рабит Батулла. – Шулай да исеме “Кичер мине, әнкәй!” булып калса, халыкны китерү җиңелрәк булыр иде. Заманында Камал театрында спектакльне яратып караган тамашачы хәзер аны Кариев театрына килеп карый. Чөнки аларны таныш исем чакырып тора. Бу мәсьәләдә режиссер уйланыр, бәлки”, - диде ул.

Фильмның исемен алыштыруны Фәрит Дәүләтшин төп геройны уйнаган малайның исеме Инсаф булуга бәйләп аңлата. “Инсафны мин намус мәгънәсендә кабул итәм һәм ул миңа сюжетның бөтен мәгънәсен ачып бирә кебек тоелды. Чөнки җәмгыятьтә намус бик дефицит хәзер”, - ди ул.

Фәрит Дәүләтшин фильмда авыл тематикасы булуын ассызыклый һәм авылда кешеләрнең намуслылыгы сакланып калуын әйтә. “Безнең акча-акча дип яшәп рухи ягыбыз арткы планга күчә. Ә авылда ул бар әле”, - ди режиссер.

Әсәрнең сюжеты буенча әнисе белән үскән үсмер малай шактый зур суммада акча ота. Акча откач малайның чын әнисе һәм чын әтисе табыла. Әмма аларга малай түгел, ә аның акчасы гына кирәк. Малай үзен үстергән Миңзифаны әнисе дип саный.

Фильмның премьерасы язга планлаштырыла. Режиссер белән продюсер фильмны премьера алдыннан тамашачы фикерен белү өчен күрсәтүләрен әйттеләр.

Фильм Ленин исемендәге мәдәният сараеның кинозалында “Время кино” дирекциясе ярдәме белән күрсәтелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100