news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рабит Батулла: Кәрим Тинчурин – патшабикә улы

Милли музейда Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби кичә үтте.

(Казан, 29 сентябрь,”Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). Татарстан Республикасы милли музеенда Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры, тарихи фәннәр докторы Гөлчәчәк Нәҗипова  белдерүенчә, бу чара Кәрим Тинчурин театры, Салих Сәйдәшев музее (С.Сәйдәшев - К.Тинчуринның якын дусты ) һәм Татарстан Республикасының Милли музее берләшеп башкарган беренче зур проект.

Чарада Мөхәммәтгали Арсланов, Фоат Галимуллин, Рабит Батулла кебек күренекле шәхесләр катнашты. Чакырылган кунаклар арасында Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Накия Гыйләҗева , Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсия Яруллина да бар иде.

Профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин кунакларны бөек шәхеснең тормыш юлы белән таныштырды. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге премия иясе Рабит Батулла Кәрим Тинчуринның гаиләсе хакында сөйләп үтте. Әнисе Мәхмүдә ханымны, сокланып, “патшабикә” дип атады. Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә ханымның истәлекләре белән бүлеште.

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъзасы, сәнгать белгече Мөхәммәтгали Арсланов Кәрим Тинчурин иҗатына үз бәясен бирде: “Татар театрының 110 еллык тарихы бар. Аны бүгенге халәткә китерү өчен бик күп шәхесләр көч түкте: алар арасында эресе дә, вагы да бар... Ләкин Кәрим Тинчурин – шушы меңләгән кешеләр арасында иң беренче урында торырга лаеклы шәхес, чөнки татар театрының үсешенә ул керткән кадәр өлешне башка берәү дә кертмәгән. Аның шәхесе күпкырлы: ул актер да, режиссер да, драматург та, театр педагогы да, оештыручы да.. Кызганычка каршы, күпме эшлисе эше Тинчуринның үзе белән китеп барды. Аның исеме бер яктан караганда бәхетле иҗат юлы үрнәге булып торса, икенче яктан трагик язмышны гәүдәләндерә”.



Кичә барышында халыкара конкурслар лауреатлары Кәрим Тинчурин әсәрләреннән җырлар башкарды. Базарбай Бикчантаев башкаруында “Кандыр буе”, Айгөл Зәйнуллина башкаруында “Зәңгәр шәл”дән өзекләр яңгырады.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәтият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Нуридә Насыйбуллина Кәрим Тинчуринның хатларын укыды. Килгән кунаклар драматургның кулъязмалары белән дә якыннан таныша алды.

Милли музейда Кәрим Тинчуринга багышланган күргәзмә дә оештырылган иде. Кичә тәмамлангач, кунаклар Кәрим Тинчуринның күргәзмәгә урныштырылган шәхси әйберләренең тарихын тыңлады. “Сүнмәс йолдыз” күргәзмәсенең авторы, Салих Сәйдәшев музее директоры Эльвира Низаметдинова: “Кәрим Тинчуринның йолдызы, аны ничек кенә түрәләр, хәрби һәм башка билгеле органнар сүндерергә тырышмасыннар, барыбер сүнмәде! Ул әле дә балкый. Һәм ул, әле Татар җирендә татар халкы исән чакта, гел яначак! Бүген без күренекле шәхесебез, аның катлаулы тормышы һәм якты иҗат юлы белән яңадан таныштык. Кичәгә эпиграф итеп Мансур Хәсәнов сүзләрен китерәсем килә, чөнки аларга бүген яңадан инандым: “Кәрим Тинчуринның биографиясе битләре үзләре генә дә мавыктыргыч роман яки кызыклы иҗтимагый драма төзи алыр иде”, - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100