news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рабит Батулла: "Илбашы" китабында Минтимер Шәймиев - әдәби документаль образ

Язучы Минтимер Шәймиев турында әдәби документаль әсәр язды.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар – информ”, Зилә Сафина). Язучы, драматург Рабит Батулла Минтимер Шәймиев турындагы "Илбашы" китабын "әдәби әсәр формасындагы документаль роман" дип саный. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ул шул хакта белдерде. 

Исегезгә төшерәбез, тулы исеме “Илбашы. Татарстан Республикасының беренче Президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәймиев турында хикәяләр” дип аталган китап 2000 тираж белән Татарстан китап нәшриятендә басылып чыкты.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә язучы мондый жанрны үзенең стиле дип атады.

- Тарихи шәхесләр турында мин әдәби әсәр язам. Хикәя – ул беренче чиратта, хикәяләү. Минтимер Шәрипович турында да мин, ул сөйләгәннәргә нигезләнеп, документаль роман яздым.

- Шулар арасыннан аеруча исегездә калган берәр вакыйга бармы?

- Аерып кына әйтә алмыйм, чөнки әсәрдә язылган һәр вакыйга минем күңелдән үткәреп язылды. Шәймиев биредә - әдәби документаль образ. Әлбәттә, язучы фантазиясе дә катнашты. Мин бит инде аның бала чагында камера тотып аның артыннан йөрмәдем. Аның мантыйкый образы - шулай булырга мөмкин дигән рәвеше бар . Мин шуны яздым.

- Китап нинди максат белән язылды?

- Кешеләр Минтимер Шәрипович турында белмәгән вакыйгаларны, аның тырышлыгын белсен дигән максат белән язылды. Аның тырышлыгының әһәмияте турында укучыга җиткерергә тырыштым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100