news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рабит Батулла: “Әдәби марафон”чылар алга таба да татарча китаплар укыячак

Бу төр проектлар татарның көчен күрсәтә, диде язучы.

Рабит Батулла: “Әдәби марафон”чылар алга таба да татарча китаплар укыячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Язучы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыруга юнәлдерелгән “Әдәби марафон” исемле онлайн-проектта катнашучыларның алга таба да татарча китап укыячакларын фаразлады. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Мин әле биредә беренче тапкыр катнашам. Бу бәйге яңа “Сәләт” оешмасына охшап тора. “Сәләт” ул – татар зыялыларының чишмәсе. Ә “Әдәби марафон” ул кешеләрне китап укырга, аралашырга этәрә. Аларның зыялылыгын арттыра. Бу – бик зур кузгаткыч”, - диде Рабит Батулла.

Аның сүзләренчә, бу конкурста җиңүчеләр барыбер ниндидер уңай тәэсир белән китә. Алар, үз чиратында, башкаларга тәэсир ясый. Катнашучыларның күбесе язучы булып китмәсә дә, алар укучы булып китә. Бу ана телен саклап калуга ярдәм итә. Менә бу төр проектлар татарның көчен күрсәтә. Шуңа күрә татарны бетереп, ана телен әле болай гына бетереп булмаячак.

  • 1 март көнне Лаеш шәһәрендә алтынчы “Әдәби марафон” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында Татарстан районнарыннан һәм чит төбәкләрдән барлыгы 343 финалист катнашты.
  • "Әдәби марафон" кысаларында катнашучылар 21 көн дәвамында татарча китаплар укый. Шул укылган әсәрләрдән иң кызыклы фикерләрне Вконтакте социаль челтәренең үз сәхифәләрендә, башкаларны кызыктырырлык итеп, төрле медиафайллар куеп урнаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100