(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ", "Мәдәни җомга", Рабит Батулла). "Күптән түгел генә “Идел” Яшьләр үзәге каршында моннан 16 ел әүвәл оешкан “Иделем акчарлагы” дип аталган тәшкилатта яшь язучылар ярышы булып узды. Аларга берничә җөмләне русчадан татарчага тәрҗемә итәргә дә кушылган иде. Ни гаҗәп, тәрҗемәләрдәге хаталар, ялгышлар гел бертөрле булып чыкты. Соңгы вакытларда ана телебездәге тискәре үзгәрешләр, мәгънәсезлеккә илтә торган туры тәрҗемәләр, сүзләрне үз урынында дөрес кулланмау яман бер гадәткә әверелә барганлыгы сизелә. Бу сөреш милләтебез өстенә килә торган афәтнең якынаю шаукымы кебек тәэсир калдыра", - дип яза татар язучысы Рабит Батулла "Мәдәни җомга" газетасында дөнья күргән мәкаләсендә.
"Ана телебез көннән–көн чүпләнә, пычрана бара. Яшьләребез корама телдә сөйләшә, корама телдә яза. Радио-телевидение, газета-журнал калька (урысчадан туры тәрҗемәләр) белән тулган. Сөйләүчеләр, язучылар һичкем (Фәннәр академиясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Язучылар берлеге әһелләре) белән киңәш-табыш итмичә, тота да яңа сүз уйлап таба һәм шуны куллана башлый. Шуннан ясалышы телебез кануннарына туры килми торган тамырсыз сүзләр барлыкка килә.
Әйтик, “кәрәзле телефон”, “текә егетләр”, “кәттә малайлар”, “җиңел пар белән”, “юлларда бөке”, “ашыгыз тәмле булсын”, “Казан астында аның йорты бар” кебек тәрҗемә җөмләләр колакны яра, күңелне рәнҗетә. Русчадан тәрҗемә ана телебез кануннарына буйсынырга тиеш, бу хакта хөрмәтле тел галимнәре Рүзәл Юсупов та, Илдар Низамов та күп язды инде. Тик аларны тыңлаучы гына юк.
“Кәрәзле телефон” – кесә телефоны. “Текә егетләр” – хәтәр егетләр. “Кәттә малайлар” – “Кәттә” – мәһабәт, ыспай, абруйлы, үзен горур тотучы егет. Кәттә егетнең әшәке холыклы малайларга бернинди дә катнашы юк. “Җиңел пар белән” – парың шифалы булсын, мунчаң сихәткә булсын. “Юлларда бөке” – юлларда машиналар тыгылышы, бөялеш. “Ашыгыз тәмле булсын” – аш булсын, сихәткә, шифага булсын.
Әйтик, бүгенге егетләр-кызлар “җылкы” сүзен оныткан инде. Егермеләп яшь язучының күбесе бу сүзне белми. Ат малы бар, җылкы малы бар. Бер нәселдән булса да, аларның аермалары шактый. Ат – йөк ташучы, ярышта-узышта, сугышта катнашучы хайван, ат итен татар ашамаган (ачлык еллардан тыш), ашамый һәм ашамаячак. Татарларыбыз гомер-гомергә җылкы ите ашаган. Җылкы – ул айгыр алмаган, ияр салынмаган, җигелмәгән, ризык өчен махсус симертелгән яшь бия. Бүген кибетләрдә сатыла торган казы ат итеннән әзерләнгән, шуңа күрә, ул җепселле, теш арасына сеңерләре кереп интектерә. Ул затлы-тәмле ризык түгел.
Үзен татар, нугай, казах, кыргыз, башкорт дип санаган милләт ат итеннән әзерләнгән казы ашамас.
“Казы” – җылкы итен эчәккә тутырып ясалган ризык. “Казылык” – казы эшләр өчен әзерләнгән, әмма эчәккә тутырылмаган җылкы ите.
Яшьләр “салышты” белән “сабышты” сүзләрен бутап бетерә. Яшьләр генә түгел, кайбер тәҗрибәле генә язучылар да бу ике сүзнең мәгънә аермаларын белми.
“Йоклаганга салышты” – үзе йокламый, үзе йоклаган булып кылана. Притворился спящим. “Сабышты” – баласы хәсрәтеннән авыруга сабышты (дучар булды).
“Әтием үлде, аны үзебезнең авыл зиратына күмдек”. Бу җөмләне укыгач, Ааа телебезне кызганып куясың, телебез фәкыйрьләнә бара, җәүһәрдәй телебезне талыйлар, кимсетәләр. Ата-бабаларыбыз “үлем” сүзен кулланмас өчен, нинди генә сүзләр уйлап тапмаган! Әҗәле килде, вафат булды, һәлак булды, рихләт итте, фани дөньядан бакыйга күчте, гүр иясе булды, гүргә иңдердек, җир куенына тапшырдык, дәфен иттек. Мәрхүмне җир куенына тапшыралар, гүргә иңдерәләр, дәфен итәләр. Ата-ананы, гомумән, мәетне татарлар күмми, җирли, туфракка тапшыра.
Татарлар алтынын, мал үләксәсен генә җиргә күмеп куя. Гүзәл, бай, сыгылмалы телебез ямьсезләнә, фәкыйрьләнә, күндәмлеген җуя, ул фәлсәфи көчен, шигъри куәтен югалта. Эшләр шулай барса, телебез маңкортлар, мокытлар теленә әверелмәсме икән?
Кая бара бу татар теле дөньясы? Хәзер шигырьне язмыйлар, ә бәлки шигырьне тудыралар. Хәзер җырны чыгармыйлар, җырны язалар икән. Үзе нота танымый, нота яза белми, ә җырны яза. Ана телебездә җырны, шигырьне тудырмыйлар, җырны–шигырьне язалар, иҗат итәләр, хәтта баланы да тудырмыйлар, баланы табалар, бәби алып кайталар. Туры тәрҗемәчеләрчә язсак, хикәя менә болайрак килеп чыгар иде: “Мин килеп кергәндә баянчы Муртар Шыргазин шагыйрә Зания Хәчтүрова белән җыр тудырып маташалар иде”.
Ярышта катнашучы яшь язучыларның күбесе “Он просил руку его дочери” җөмләсен “Ул аның кызының кулын сорады” дип тәрҗемә иткән. Менә бу туры тәрҗемә ичмасам! Гыйбрәт итеп, күргәзмәгә куярлык! Татарларда кызның кулын сорамыйлар, кызның үзен сорыйлар, “кыз сорарга, кыз ярәшергә, кыз кодаларга, кыз белән никахлашырга рөхсәт алырга, яучылап киләләр”. Бичаракаем, анам теле, бу бәладән кем килеп йолыр сине!
Ана телебез сагында кем тора? Радио-телевидение, газета- журналлармы, Татарстан Фәннәр академиясеме, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтымы, Язучылар берлегеме, Журналистлар берлегеме, Мәгариф, Мәдәният министрлыгымы, әллә Терминология комиссиясеме? Кем җаваплы газиз Ана телебезнең сафлыгын саклау мәйданында?
Газиз Ана телебезне теләсә кем, теләсә ничек кимсетә, кыса, кыерсыта, ә без, татарлар, кул кушырып, шуңа шаһит булып торабыз. Үзен хөрмәт итүче милләт Ана телен шулкадәр мыскыл иттермәс! Хәтта аерым сүзләрнең, исемнәребезнең ничек язылышы турында да бер фикергә килә алганыбыз юк бит әле. “Газиз” дип язабыз, “гъәзиз” дип сөйлибез. “Гәҗит”ме, “гәзит”ме, “гәҗитә”ме, “Фуад”мы “Фоат”мы, “Рифкатьме”, “Рәфкать”ме, “Рафикъ”мы, “Рәфикъ”мы, “Фатыйма”мы, әллә “Фатима”мы? “Егәрлек”ме, “җегәрлек”ме?
“Җ” белән “е” хәрефләре (авазлары) турында бәхәсләр инде күптәннән, тел галимнәре Латиф Җәләй белән Хуҗа Бәдигый заманнарыннан, утызынчы еллардан ук килә. Башкортлар дөрес юлдан киткән иде, сүз ничек әйтелсә, алар шулай яза. Ә без “канәгать” дип язабыз, “къәнәгъәт” дип укыйбыз. “Җәмәгать” дип язабыз ”җәмәгъәт” дип укыйбыз.
Чит телдән кергән сүз үз кагыйдәләре белән ана телебезгә керә икән, ул телне боза, эчтән черетә. Чит сүз ана телебез тегермәнендә тартыла икән, ул үз булып китә, телне баета.
Урыслар татардан алынган “тәңкә” (деньга), “алаша” (лошадка), “туар ише” (товарищ) сүзләрен татар теле кагыйдәләренә ияреп язмый, сөйләми, алар бу сүзләрне урыс теле тегермәнендә тарттырып куллана, шул рәвешле борынгы татар теле рус телен баеткан да.
Тел өлкәсендә каршылыклар шулкадәр күп ки, аларны бер мәкалә белән генә чишеп булмасы көн кебек ачык. Ана телебез язмышына кагылышлы корылтайлар, нотыклар, фикер алышлар, махсус карарлар, фәрманнар чыгарырга зарурлык бар. Бу бик тә мөһим бер гамәл! Моның өчен иң башта нинди эшләр майтарырга бурычлыбыз?
1. Онытылган, онытыла язган, хаксызга телдән сөрелгән иске сүзләребезне кайтару зарур. Кайтты бит “нәшрият, мәдәният” сүзләре.
2. Кытай чыганакларыннан (б.д.ч 209 ел) 2225 ел әүвәл язылган тарихи документлардан вә дәхи Күл Тәгин ташъязмаларыннан (VII й.) алып, татар–түрк халыкларының мирасы булган борынгы тарихи-әдәби әсәрләрдәге кәлимәләрнең аңлатмалы сүзлеген төзү.
3. Телебезгә башка телләрдән кергән сүзләрне Татар теле кагыйдәләренә буйсындырырга, татарчалаштырырга, татарча язылышлы, татарча әйтелешле итәргә.
4. Ана телебез кагыйдәләренә буйсынган ясалма яңа сүзләр уйлап табарга: көрәгеч – көрәк, таягыч - таяк, терәгеч – терәк (терәү), тарагыч – тарак, санагыч – санак, тыйгыч – тыйгак...
Радио-телевидениедә, сәхнәдә сөйләүчеләргә, гомумән, һөнәрләре ана теле белән бәйле кешеләр сөйләмендә еш очрый торган хаталарның кайберләре турында гел-гел язып, сөйләп, ялгыш җибәргән кешенең исемен, вазифасын атап, матбугатта бастырырга. Һәр тапшыру, һәр газета-журнал битләрендәге хаталарны игълан итәргә, матбугат, радио- телевидениедәге сөйләмнәр турында җыеннар, җыелышлар, фикер-киңәш утырышлары уздыру зарур!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләре турында” Кануны турындагы низамнамәсе бар (1994 ел, 29 июль).
Бу документта Татарстанда яшәүче халыкларның, шул хисаптан, татар теленең дә хокукларын саклау-яклау турында катгыян ышандырулар (гарантияләр) турында сүз күп, 22 ел узып киткән, ә гамәл юк. Эшләми торган канун – ул әхлаксызлык галәмәте, халыкны алдау, бушбугазлык фәгалияте, ул канунның булганыннан булмаганы артык. Телне саклау турында канун бар, ә мәктәпләр ябыла тора. Бу эшләми торган канунны юкка чыгарып, яңасын чыгарырга вакыттыр.
Ана теле сагында тору, киңәш бирү Тәшкилаты корырга, ул Тәшкилатның үзенең матбугаты булырга тиеш. Эфирга, шәһәр капкаларына, кибет маңгайларына эленә торган шигарьләрне очраклы кешеләргә тәрҗемәгә бирмәскә, язмаларны белгечләр күзәтүендә тотарга, ана телен яклау-саклау-сафлау гамәлен Хөкүмәт Мәҗлесендә махсус көн тәртибенә кертеп карарга. Мөселман киносы җыеннарындагы кинофильм атамаларының урысчадан татарчага тәрҗемәләре ана телебезне кимсетә, ул тәрҗемәләр начар һәвәскәр кулы белән эшләнгән. Халыкара җыенга без шул халтура тәрҗемәләрне чыгарып селкибез! Оят, валлаһи! Кем җавап бирер бу гамәлләре өчен? Кем? Татар үзен үзе хөрмәт итмәслек дәрәҗәгә төшкәнмени соң?
Ана телебезне коткарыгыз! дип парламентларда каравыл кычкырырга вакыт җитте инде!" - дип яза Рабит Батулла "Мәдәни җомга" газетасында.