news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рабит Батулла: Алмаз Хәмзин кебек череп баеган артист юк. Салаватны исәпкә алмаганда

Кичә юмор-сатира остасының 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иде.

Рабит Батулла: Алмаз Хәмзин кебек череп баеган артист юк. Салаватны исәпкә алмаганда
Александр Эшкинин

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Язучылар Берлегенең Тукай клубында татар композиторы, юмор-сатира остасы Алмаз Хәмзинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды. Бәйрәм чарасында төп фигура – Алмаз Хәмзин үзе булды. Кичәне каләмдәше Камил Кәримов алып барса да, күпчелеген үзе сөйләде, үзе җырлады, гармунда уйнады.

Юмор-сатира остасының бу инде беренче генә юбилей кичәсе түгел. Камил Кәримов Алмаз Хәмзинның хезмәт кенәгәсендә эш урыннары күп булуын, әле бу кичә тагын-тагын кабатланасын билгеләп үтте. Ул киләчәктә Филармониядә дә көтелә.

Рабит Батулла юбилярны котларга чыккач, "Алмаз Хәмзинның исеме дөрес түгел, ул чынлыкта "Алмаз-Холдинг", – диде. – Юкса, гади генә Алмаз шушының кадәр халык җыя алыр идемени? Татар эстрадасында Алмаз Хәмзин кебек череп баеган артист юк. Салаватны исәпкә алмаганда", – диде.

Тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллинга сүз бирелгәч, ул: "Кулымда чәчәгем дә, бүләгем дә юк. Шуңа сәхнәгә менәргә оялам", – дип, залдан гына сөйләргә булды. Әмма  әйтәсе сүзен бер җөмләгә сыйдырды: "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз". "Алмазны без моңа кадәр, артист, композитор, юмор-сатира остасы дип кенә белә идек. Соңгы арада проза өлкәсенә дә килеп керде. Инде мин хәзер минем ипиемә үрелмәсә – тәнкыйть өлкәсенә бәреп кермәсә ярый дип торам. Алмаздан теләсә нәрсә көтәргә мөмкин", – диде ул аннары дәвам итеп.

Иҗат кичәсен тамаша кылырга халык зал тутырып килгән иде. Алмаз Хәмзин кичәсен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.

Мәгълүмат өчен: Алмаз Хәмзин 1947 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районының Ташлык авылында туган. 1977 елны татар мәдәнияте өлкәсендәге казанышлары өчен Алмаз Хәмзингә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2008 елның 25 гыйнварында аңа татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. А.Хәмзин – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100