news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәҗәп Тайип Эрдоган Владимир Путинны якын арада Төркиягә чакырды

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Россия коллегасы Владимир Путинны якын арада үз иленә чакырды. Ул бу хакта Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә уза торган БРИКС саммитында Россия Президенты белән сөйләшүләр барышында әйтте.

«Якын арада Сезне Төркиягә чакырып калам, Сезне Төркиядә күрергә теләвемне белдерәсем килә», - дип белдерде Төркия Президенты (РИА Новости цитатасы).

Рәҗәп Тайип Эрдоган шулай ук Төркия белән Россия арасында банклар арасындагы транзакцияләрне нормальләштерү буенча тырышлыклар дәвам итә дип белдерде. «Эш шунда: Төркия банклары соңгы вакытта еш кына АКШ ягыннан санкцияләрдән куркып, Россия һәм Беларусь компанияләре белән бәйле күчермәләрне блокка куя. Безнең ведомстволар бу проблемаларны хәл итә», - дип аңлатты Төркия Президенты.

Моннан тыш, Эрдоган Путинга Анкарадагы теракт белән бәйле кайгы уртаклашуы өчен рәхмәт белдерде. Һөҗүм нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, дип ачыклык кертте.

БРИКС саммиты кысаларында оештырылган ике лидер очрашуында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100