Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәҗәп Бәдретдиновның «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә яңа китабы дөнья күрде
Язучы-прозаик, күпсанлы әдәби бәйгеләр җиңүчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәҗәп Бәдретдиновның «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә «Томан тозагында» дип исемләнгән чираттагы китабы басылып чыкты.
Автор әлеге китапта махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган бертуган абыйсының башыннан үткән хәлләрне бәян итә. Биредә татар егетләренең яшәү һәм үлем фәлсәфәсе гәүдәләндерелә. Китаптагы тетрәндергеч вакыйгалар аша егетләрнең анда да яшәргә омтылуы, бер-берләренә мөнәсәбәтләре, кыенлыкларны бергәләп җиңүе, үлем белән күзгә-күз очрашуы, кыскасы, барыбызга да кадерле булган тынычлыкны саклап көрәшүләре сурәтләнә.
Бу китапны кулына алып караучыларны әлеге тетрәндергеч хәлләр аз гына да битараф калдырмас. Батырлык үрнәге тудыручылар турындагы бу китапта яшәеш бөтен киеренкелеге белән күз алдына килеп баса.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз