Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәҗәп Бәдретдинның «Томан тозагында» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе узды
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Рәҗәп Бәдретдиннең «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә басылып чыккан «Томан тозагында» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу хакта «Казан утлары» журналы смм-белгече Индира Габдуллина хәбәр итә.
Чараның башында катнашучыларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде. «Чираттагы безнең зур бәйрәм. Моннан зур бәйрәм бар микән иҗат кешесе өчен. «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә бу 30нчы китап. Бүгенге көндә бу уникаль проект. Иң мөһиме – бу даими рәвештә яңа авторлар белән таныштыра», – диде ул.
Фото: © Дамир Бәдриев
«Казан утлары»ның баш редакторы Алмаз Гыймадиев Рәҗәп Бәдретдиннең иҗатына игътибар итте. Аныңча, соңгы елларда ул чын прозаикка әверелде. Әлеге әсәрдә автор язылган вакыйгаларны үзе кичергән шикелле итеп тасвирлаган.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева котлауларга кушылды. «Сезгә чиксез хөрмәтемне җиткерәм һәм шушы китабыгызны чыгару белән ихластан котлыйм. Язучылар берлеге исеменнән әлеге серияне булдырган, китапларны укучыларга тиз арада тапшырырлык итеп чыгара алган «Казан утлары» редакциясенә, «Татмедиа» оешмасына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез», – диде ул.
Фото: © Дамир Бәдриев
Рәҗәп Бәдретдин кичәне рәхмәт сүзлере белән йомгаклады. «Хөрмәтле дусларым, әдәбият сөючеләр, остазларым, мин сезнең һәрбер сөйләгәнегезне тыңлап, сеңдереп барырга тырыштым, чөнки һәрберегезнең чыгышында ихласлык күрдем. Аллаһы тәгалә безне менә шушында китергән, шушында очраштырган. Монда очраклы кеше юк. Мин барыгызга да чын күңелемнән рәхмәтле. Кем генә булса да, кая гына эшләсә дә, нинди генә хезмәттә булса да, кеше китап укый икән – ул начар булмый. Алда матур очрашуларда күрешергә насыйп булсын», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз