news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәзин НУРУЛЛИН: “Пар канатлар” тапшыруы дәвамлы һәм ул Татар гаиләсе бәйрәме дә буларак һәр елны 15 майда үткәреләчәк»

Рәзин НУРУЛЛИН: “Пар канатлар” тапшыруы дәвамлы һәм ул Татар гаиләсе бәйрәме дә буларак һәр елны 15 майда үткәреләчәк»

15 май – Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан илдә һәм безнең республикада да төрле чаралар уза. Ә менә 80 еллык тарихы булган Татарстан радиосы матур бер традицияне дәвам иттереп, нәкъ шушы көнне гаять үзенчәлекле чара үткәрә. Ул радио эфирында 20 ел барган “Пар канатлар” тапшыруының сәхнәләштерелгән варианты. Әлеге чараның үзенчәлекләре, анда кемнәр катнашачагы һәм гомумән бу бәйрәмнең мәгънәви эчтәлеге хакында сөйләшү өчен студиягә Татарстан радиосының баш мөхәррире, атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Х. Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, “Бәллүр каләм” иясе Рәзин Ахун улы Нуруллин чакырылды.

Рәзин әфәнде, һәр чараның үзенә күрә бер бай тарихы була. Әйдәгез, без дә сүзне “Пар канатлар” тапшыруының ельязмаларына күзәтүдән башлыйк әле.
Р.Н.: Быел Татарстан радиосының 80 еллыгы. Гади генә арифметика, әгәр дә шуннан 20 елны алсак, «Пар канатлар» тапшыруы радиога алтмыш ел тулган вакытта башланып китте, төгәлрәге ул 1987 елның 1 сентябрендә беренче тапкыр эфирга чыкты. Әлбәттә, бу вакытта Совет чоры, тәрбия мәсьәләсенә бик зур игътибар бирелә. Һәм уйлаштык та, радионың юбилее, яңа программалар әзерләргә кирәк, гаилә тәрбиясенә тагын да ныклы игътибар бирү максатыннан әлеге тапшыруны чыгарырга булдык. Һәм аның исемен дә, тирән мәгънәви төсмерне күзаллап, “Пар канатлар” дип куйдык. Тапшыру Татарстан радиосы аша төрле елларда, төрле вакытларда эфирга бирелеп барды. Программа бик тиз арада тыңлаучыларыбызның игътибарын җәлеп итәргә өлгерде һәм бик җылы кабул ителде. Радиога килгән меңнәрчә хатлар, тыңлаучыларның безгә булган мөнәсәбәтенең барометры дип әйтергә мөмкин. «Пар канатлар»ның беренче көннәрдә мөхәррире, минем остазым Варис Сибгать улы Зиннәтуллин иде, бераздан соң мин бу эшкә алындым. Тапшыру хәзер чәршәмбе көнне 13 сәгать 20 минутта эфирга чыга. Шушы вакытта без тапшыруның сәхнә вариантларын эшләдек.

Радиотапшыруның шулай сәхнәләштерелгән вариантын әзерләү идеясе кемнән һәм кайчан чыкты? Әлбәттә, һәр идеяне тормышка ашыру өчен финанс җирлекләр кирәк. Узган елларда оештырылган бәйрәм кичәсенә кемнәр ярдәм итте? Иганәчеләрегез кемнәр дип соравым.
Р.Н.: 1994 ел – Халыкара гаилә елы дип игълан ителгән иде. Без инде 7 тапкыр сәхнәдән турыдан-туры эфирга чыктык. Гаилә бәйрәменә әйләнгән әлеге чара республикабыз, шулай ук чит төбәкләрдә, мисал өчен Башкортстан сәхнәләрендә дә барды. Шактый ел узса да «Пар канатлар» үзенең актуальлеген югалтмый. Дөрес, тәрбия мәсьәләсенә хәзер җәмгыятьтә игътибар тиешенчә бирелә дип әйтмәс иде, ә шулай да бу эшне читкә куярга ярамый, бигрәк тә гаилә тәрбиясенә. Менә без шуны истә тотып та тапшыруның дәвамчанлыгына омтылабыз. Тыңлаучыларабыз белән аралашу чараларыбыз төрле, гәрчә соңгы елларда хат язышу бераз кимесә дә.

Бу минем авторлык программам, гамәлгә куючыбыз, элеккеге Татарстан радиосы, хәзер исә Бөтенроссия телерадиотапшырулар компаниясе булган “Татарстан” телерадиокомпаниясе. Беренче тапкыр сәхнә вариантын Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында тамашачылар хозурына чыгардык. Әлбәттә, финанс чыгымнарсыз булмый. Безнең тапшыруның ел буенча иң ышанычлы иганәчесе, ул – “Таттрансгаз” акционерлык җәмгыяте. Аның генераль директоры Рәфкать Габделхәй улы Кантюков бик тә милләтпәрвәр, югары сәнгатькә гашыйк һәм аның үсешенә һәрдаим ярдәм итеп торучы шәхес. Аларга без бик тә рәхмәтле. Аннан соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында «Татар гаиләсе» фонды оешты. Рәисе итеп күренекле драматургыбыз, Татарстанның халык язучысы Туфан ага Миңнуллин сайланды. Һәм шул фондның беренче утырышларында ук мин, эшне “Татар гаиләсе бәйрәме” үткәрүдән башлыйк дигән тәкъдимне керттем, бу башлангыч яклау тапты. Гәрчә, моңа кадәр шуңа охшаш чаралар уздырылса да, узган елны рәсми рәвештә “Таттрансгаз” һәм Татар гаиләсе фонды белән берлектә Татар гаиләсе бәйрәмен оештырдык.

Радиотапшыруларны әзерләгәндә нинди материалларга таянып эш итәсез? Геройларны ничек табасыз?
Р.Н.: Нинди генә заманча элемтә чаралары кулланылышка кермәсен, редакциябезгә хатлар килү дәвам итә. Яңгыраган тапшыруларны тыңлап, андагы геройларның язмышлары хакында кызыклы һәм бай материалларны ишеткәч, үзләренең гаиләләре турында безгә хәбәр итәргә ашыга күп кенә тыңлаучыбыз. Мин үзем дә “Пар канатлар” тапшыруы тәмамлануга эш бүлмәмдә утырырга тырышам. Бик күп кешеләр телефон аша шылтыратып, тапшыруга карата мөнәсәбәтләрен белдерәләр һәм үзләренең дә катнашасы килүләре хакында әйтәләр. Шулай итеп геройлар табыла да инде. Үзләрен булмаса, башка шундый кызыклы язмышлы, озын – озак яшәгән гаиләләрне тәкъдим итәләр.

Моңа кадәр үткәрелгән “Татар гаиләсе ” бәйрәмендә нинди кызыклы мизгелләр булды? Төп геройлар буларак кемнәр катнашты?
Р.Н.: Әлбәттә, кызыклы хатирәләр бик күп. Узган елны геройларыбыз төрле төбәкләрдән иде. Әйтик, Башкортстаннан Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, шулай ук Рәшит Ваһапов исемендәге премиянең беренче лауреаты Фәридә апа Кудашеваның әлеге бәйрәмдә катнашуы үзе күп нәрсә турында сөйли. Шулай ук Уфадан бер гаилә – өч буын вәкиле Фатиховлар җыелышып килделәр. Украинадан, Уренгойдан, Удмуртиядән 60ар ел бергә яшәгән гаиләләр бар иде. “Пар канатлар”ның шулай итеп канаты тагын да киңәя, географиясе зурая бара.

60 ел бик зур вакыт кебек, әмма шул кадәр бергә гомер кичергәннәр, «бигрәкләр дә тиз үтеп китте бу еллар, сизелми дә калды», диләр. Ни өчен алар бу сүзне әйтәләр, чөнки бу парлар артык ызгышмыйча, һәр адымны үлчәп, бер-беренә юл куеп, аркадаш булып тигез үткәргәннәр, шуңа да гомер аккан су кебек бик тиз генә узган да киткән. Матур яшәгәнгә күрә алар шулай әйтәләр дә, ягъни тормышларын заяга, үкенечкә уздырмаганнар.

Интернеттан кулланучыларыбыз, безнең сайт белән кызыксынып баручылар көннән-көн арта бара. Гаилә темасы буенча очрашу булачагы турындагы алхәбәрне укып, безгә сораулар да килгән. Шулардан Алексеевскийдан, “Әби-бабайлар элек-электән үк катнаш гаиләләр коруга каршы килгәннәр. Сезнең исә мондый никахларга карашыгыз ничек?”, дип сорый бер кулланучыбыз.
Р.Н.: Бик кызыклы сорау һәм аңа җавап биргәндә иң элек шуны әйтергә кирәк, Татарстанда милләтләрне аеру юк, бездә гасырлар дәвамында барча халык дустанә мөнәсәбәттә яши, эшли, көн итә. Тынычлык, безнең иң зур байлыгыбыз. Әмма бу «кемгә телим, шуңа өйләнәм, яки кияүгә чыгам» дигән сүз түгел. Һәр халыкның үзенең мәдәнияте, рухи дөньясы бар. Яшь гомер узар да китәр, өлкәнәеп, инде бакый дөньяга күчәр вакыт җиткәч, озак еллар бергә яшәгән катнаш гаиләдә кайбер проблемалар туарга мөмкин. Радиода эшләгән чорларда төрле язмышлы кешеләр белән еш очрашырга туры килә. Әйтик, бер милләт булган, тик диннәре башка - татар һәм керәшен гаиләсендә чыккан четерекле мәсьәләне мин монда мисалга китерер идем. Шулай авылда гөрләшеп яшәгән гаиләнең бер “канаты” сынып, керәшен кешесе вафат булганнан соң, халык “ул бит безнең диннән түгел, аны бу зыяратка җирләргә ярамый”, ди. Димәк, бу фани дөньяда бергә тату атлап барган, берүк балаларның ата-анасы булган кешеләр, бакый дөньяга күчкәч, янәшә ята алмыйлар. Менә бу зур һәм катлаулы проблема. Шуңа да гаилә корыр алдыннан әлеге вәзгыятькә тагын бер кат тирәнтен уйлап, дөрес карар чыгарырга кирәк. Шәхсән, мин үзем катнаш гаилә кору яклы түгел.

Быелгы “Татар гаиләсе” бәйрәмендә нәрсәләр көтелә? Каһарманнарыгыз кемнәр? Чараны оештыруда кемнәр катнаша?
Р.Н.: Быелгы ел Татарстан Президенты тарафыннан Шәфкатьлелек һәм хәйрия елы дип игълан ителде. Ә инде Илбашы Владимир Путин киләсе елны Россия күләмендә Гаилә елы дип игълан итү турындагы тәкъдим белән чыкты. Шуңа да безнең тапшыруларыбыз һәм гаилә бәйрәме дә шундый рухта уза. Шәфкатьлелек һичшиксез гаиләдән башлана. Быелгы кичәне хәйрияне , миһербанлылыкны яктыркан, шул гамәлләрне чагылдырган тормышчан материалларга, фактларга юнәлдерергә булдык.

Быелгы программада үзешчән сәнгать коллективлары да катнаша. Әйтик, Арчадан “Бәби туе” дигән композиция тәкъдим итәләр.

Моннан 15 еллар чамасы элек “Пар канатлар”да бер пар – Резидә белән Наил Гыйзәтуллиннар катнашкан иде. Алар озак кына яшәгәннәр, тик кызганыч, балалары булмый. Үзләренең ризалыкларын сорап, гаиләләре хакында, аларның бер-берсенә мөнәсәбәтләрен сөйләтеп, яздырып алдым. Тапшыру эфирда яңгырады, шуннан соң елъярым вакыт үтүгә аларның бәбиләре туды. Бала тудыру йортына барып, кабат Резидәдән интервью алдым. Шул вакытта әни булу бәхетеннән куанычы бөтен йөзенә чыккан Резидә: «бу Ходай тәгалә катнашыннан башка булмагандыр, күрәсең, сезнең тапшыруыгызда катнашып, шулай сөйләвебезне, безнең бик тә бала теләвебезне ул да ишеткәндер» дигән иде. Быелгы бәйрәмдә менә шул гаилә һәм аларның кызы 13 яшьлек Лилия дә катнашачак.

Аннан соң ахыргы вакытларда бик күпләп тәрбиягә бала алучылар саны арта башлады. “Бу мода, яки бала алган өчен акча түлиләр, шуңа да күпләр андый юлны сайлый”, дигән фикер белән мин үзем һич кенә дә килешмим. Татар гаиләсе кичәсенә тәрбиягә бала алган кешеләрне дә чакырдык.

Һәр районда да дип әйтерлек балалар йортлары бар. Кызганыч, араларында әти-әниле ятимнәр дә юк түгел. Программабызда шундый гыйбрәтле язмышлар, әти-әниле ятимнәр, балалар йортлары вәкилләре һәм аларга даими ярдәм итеп торучылар да катнашачак.

Татар гаиләсе бәйрәмен бер бик бәхетле пар – Татарстанның атказанган артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар алып барачак. Сәнгать осталарыннан Нәфкать Нигъмәтуллин, Лилия Муллагалиева, Рөстәм Закиров, Бәширә Насыйрова, автор башкаручы Зөфәр Хәйретдинов һәм башка артистлар кичәгә тагын да ямь бирер дип ышанабыз.

Йомгаклап, “Пар канатлар” тапшыруы һәм “УНИКС”та узачак гаилә бәйрәменең максаты, мәгънәви эчтәлеге нидән гыйбарәт?
Р.Н.: Мәгънәви эчтәлеге, гаилә тәрбиясенең мөһимлеген аңлату һәм аңа ныклы игътибар бирү. Төп максатыбыз исә – Татарстан Президентының Хәйрия елын үткәрү турындагы Указын гамәлгә ашыру йөзеннән, конгресс һәм Татар гаиләсе фонды,«Таттрансгаз» белән берлектә, мондый чара оештырып, без шундый милләт икәнлекне, бездә гаиләләр элек-электән үк нык; төрлечә, димләпме, яки башкача кавышып та бик тату гомер кичергән, аерылышучылар һәм ятимнәр аз булганлыкны күрсәтү. “Татар халкындагы гаилә коруга бәйле матур традицияләрне, әйдәгез әле дәвам иттерик”, дигән омтылыш белән үткәрәбез әлеге гаилә бәйрәмен.

Әңгәмәне журналист Сөләйман НӘҖМИЕВ алып барды
Екатерина КРАСУЦКАЯ фотолары

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100