Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәүзил Хаҗиев: “Торак хезмәтләре өчен тарифларны көйләргә милекчеләр әлегә әзер түгел”
ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе фикеренчә, бу катлаулы һәм күчеш чоры таләп итә торган процесс
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова).Коммуналь хезмәтләр тарифларыннан аермалы буларак, быелдан башлап, торак хезмәтләренә тарифлар торак милекчеләре җыелышларында кабул ителгән карарларга нигезләнеп көйләнә. Гамәлдә күренгәнчә, милекчекләр әлегә тарифларны үзләре көйләргә тулысынча әзер түгел. Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы алдыннан аның рәисе Рәүзил Хаҗиев бу хактагы үз фикерләрен җиткерде.
Аның белдерүенчә, торак хезмәтләре тарифларын көйләүне федераль Хөкүмәт тә үзенә алмый, төбәк хакимиятенең, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының да моңа хокукы юк. Муниципалитетларның да хокуклары чикләнгән. Алар бары хосусыйлаштырылмаган, ягъни найм шартларында яшәлә торган йортлардагы торак хезмәтләре тарифларын гына көйли ала.
“Халыкның торaк хезмәтләре тарифларын көйләргә әзер булмавы аңлашыла. Бу бик җиңел әйбер түгел, ул әзерләнү өчен күчеш чорын таләп итә. Минем фикеремчә, шул ук вакытта кабат бу өлкәдә дәүләт монополиясенә әйләнеп кайту да дөрес булмас иде. Хәзерге этапта иң дөрес юл дип халыкны бу эшкә интенсив рәвештә әзерләүне, укытуны саныйм. Ә күчеш чорында торакта яшәүнең иминлеген, санитар-гигиена шартларын тәэмин итүче мәҗбүри хезмәтләрне дәүләт тарафыннан мәҗбүри тарифлар белән җайга салырга кирәк дип уйлыйм”, - ди комитет рәисе. Аның сүзләренә караганда, узган елның апрелендә үк бу тәкъдимнәрне карарлар аша кулланылышка кертү омтылышы булган. Ләкин тәкъдимнәрне кайбер идарәче компанияләр хупламаган. Рәүзил Хаҗиев ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының Торак инспекциясе белән бергә бу уңайдан тәкъдимнәр әзерләвен җиткерде. “Шушы тәкъдимнәрне әзерләп, федераль һәм төбәк хакимиятен инандырырга телибез”, - ди ул.
Коллегия утырышында ясаган чыгышында исә ул 2011 елда комитет алдында торган төп бурычларга тукталды. Иң мөһим бурыч дип ул халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрне сыйфатлы, ә тарифларны үтемле итүне атады.
Аның ассызыклавынча, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләрнең зыянсыз эшләве дә мөһим. Ул шулай ук төп юнәлешләр арасыннан бер үк вакытта энергия җитештерә һәм куллана торган компанияләр өчен бердәм кагыйдәләр булдыруны атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз