Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Зарипов “Төзелеш техникасы һәм технологияләр” ΧΙ Халыкара күргәзмәсендә катнаша
Министрның сәфәр программасында шулай ук эшлекле очрашулар каралган
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Мәскәүнең “Крокус Экспо” күргәзмәләр комплексында “ Төзелеш техникасы һәм технологияләр” дигән ΧΙ Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә уза. Аның эшендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнаша, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Министрның сәфәр программасында шулай ук берничә эшлекле очрашу каралган.
Әлеге Халыкара күргәзмәгә килгәндә, ул дөньяда төзелеш техникасы һәм җиһазлар тәкъдим ителә торган эре чараларның берсе. “Төзелеш техникасы һәм технологияләр” экспозиция мәйданы буенча ел саен уздырылучы төзелеш җиһазлары халыкара күргәзмәләре арасында бүгенге көндә дөньяда беренче урында. Экспонетлар, күргәзмәгә килүчеләр саны буенча да ул лидерлыкны бирми.
Быелгы күргәзмә экспозициясе юл-төзелеш комплексы, машина һәм механизмнар, экскаваторлар, җир казу машиналары, юл ремонтлау һәм карап тоту өчен машиналар, махсус транспорт, коммуникацияләр салу өчен техника, бораулау җиһазлары, насослар, компрессорлар, үлчәү техникасы һ.б. бүлекләрне берләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз