Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Зарипов: “Сәүдә челтәрләре өчен дә, җирле товар җитештерүчеләр өчен дә файдалы булган хезмәттәшлек формуласын табарга кирәк”
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе” продукциясен эре сәүдә челтәрләренә чыгару мәсьәләсе күтәрелде
(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). “Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе” ААҖ продукциясен эре сәүдә челтәрләренә чыгару мәсьәләсе ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр Равил Зарипов рәислегендә узган киңәшмәдә күтәрелде. Анда шулай ук җитештерү берләшмәсенең генераль директоры Радик Хәсәнов, “ДОМО”, “Техносила”, “Медиа Маркт”, “М Видео Менеджмент”, “Эльдорадо” сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.
Равил Зарипов белдерүенчә, бизнесның җәмәгатьчелек алдында социаль җаваплылыгы хакында онытырга ярамый. Шуңа күрә, ди ул, сәүдә челтәрләре өчен дә, җирле товар җитештерүчеләр өчен дә файдалы булган хезмәттәшлек формуласын табарга кирәк.
Бүген “ПОЗИС” югары технологияләргә һәм фәнни казанышларга нигезләнгән продукция җитештерүче динамик үсештәге предприятие санала. Министрлыкның предприятие белән хезмәттәшлегендә төп юнәлеш – аңа продукциясен базарга чыгару механизмнарын эшләүдә ярдәм итү, җитештерелә торган товарларның уңай брендын формалаштыру. “Без “ПОЗИС”ның Россиядә суыткыч техника җитештерү буенча әйдәп баручы позициясен саклау белән генә канәгатьләнмичә, продукциянең сыйфатын яхшырту, продукция белән тәэмин итү географиясен киңәйтү, маркетинг сәясәтенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен дә тырышабыз”, - ди Равил Зарипов.
Предприятиенең генераль директоры Радик Хәсәнов, үз чиратында, сәүдә челтәрләре белән уңышлы хезмәттәшлек үрнәкләренә тукталды. Киңәшмәдә катнашкан сәүдә челтәрләре вәкилләре конструктив диалогка әзер булуын белдерә, дип хәбәр итә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте. Аларның суыткыч техника производствосы, модельләр рәте белән якыннан танышу, уртак планнар эшләү өчен предприятиегә сәфәре планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз