news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Зарипов: «Потенциаль куркыныч калдыкларны утильләштерү буенча пилот проект карала»

Андый эшкәртү урыны калдыкларның тупланган урыннан ерак булмавы отышлы, биредә Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләр тирәсе күздә тотыла, дип белдерде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең 8-10 декабрьдә Австриягә булган эшлекле сәфәрләре нәтиҗәләрен шәрехләп, ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта  ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов түбәндәге мәгълүматларны китерде.

Министр сүзләренчә, 10сы көнне БМОның сәнәгать үсеше буенча оешмасы - ЮНИДО штаб-фатирында ТР Хөкүмәте һәм ЮНИДО арасында хезмәттәшлек турында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНИДО генераль директоры Кандэ Юмкелла тарафыннан Меморандум имзаланган. Аерым алганда, Меморандум якларның энергиянең нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм суны рациональ куллану, халыкара табигатьне саклау конвенцияләрен һәм протоколларын гамәлгә ашыру буенча чаралар, калдыкларны чыгару, эшкәртү һәм икенчел кулланылышка ярашлы материаллар кулланып утильләштерү өчен Татарстанга заманча технологияләрне җәлеп итү өлкәләрендәге хезмәттәшлекне күздә тота.

Меморандумны гамәлгә ашыруның беренче этабында, Татарстанның донорлык взносы шартларында, Казанда ЮНИДО проект офисын ачу планлаштырылган. Министр, якын киләчәктә ул офис ЮНИДОның ресурслар белән нәтиҗәле идарә итү үзәге булып үстереләчәк, ди. Ресурслар дигәндә, биредә илкүләм һәм халыкара экспертлар әзерләүне оештыра, «Тагын да чистарак производство» программасы, Глобаль экологик фонд мөмкинлекләрен һ.б. куллана торганнары күзаллана. Энергия саклау, экология, каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү буенча бизнес-планнар шушы офиста эшләнә һәм зур гына инвестицон компанияләрне җәлеп итү ниятләнә, ә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ул эшне үз карамагына ала, дип аңлатты министр.

Биредә сүз, шулай ук, потенциаль куркыныч калдыкларны утильләштерү турында да бара. Төгәлрәге, ЮНИДО Россия территориясендә потенциаль куркыныч калдыкларны утильләштерү буенча Субрегиональ үзәк булдыру кысаларында Татарстанда пилот проект тормышка ашыру карала. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә җавабында министр Равил Зарипов, ЮНИДО планы буенча, әлеге проектта калдыкларны җыю һәм тулысынча диярлек эшкәртү индустриясе өчен оештыру-техник, мәгълүмати, хокукый нигезләр булдыру ниятләнә, беренче чиратта, электрон ватыклар (лом), резиннан эшләнгән әйбер калдыклары, медицина өлкәсе калдыклары кебек потенциаль куркыныч калдык-постыкларны эшкәртү күздә тотыла, дип белдерде. «Гомумән, потенциаль куркыныч калдыклар буенча безнең Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы зур эш алып бара. ЮНИДОның бу өлкәдә Европада гына түгел, үсештәге илләрдә дә тәҗрибәсе зур. Андый куркыныч калдыклар буенча республикада мониторинг үткәрелә, нинди дә булса куркыныч янарлык хәл килеп чыгарга тиеш түгел. Дөньякүләм яңа технологияләр булдырырга кирәлеге инде билгеле, әлеге проект шуның нәтиҗәсе», - дип аңлатты Р.Зарипов.

Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта шундый куркыныч калдыкларны эшкәртү урыннарын билгеләү мәсьәләсе карала. Беренче чиратта, андый эшкәртү урыны калдыкларның тупланган урыннан ерак булмавы отышлы, биредә Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләр тирәсе күздә тотыла, төгәлрәк мәгълүмат соңыннанрак хәбәр ителер, дию белән чикләнде ул. Әлеге система алга таба башка төр калдыкларны эшкәртү өчен кулланырга мөмкин. Проектлар исә предприятие һәм оешмаларның уртагыннан финанславына корыла.

Искәртеп үтәбез: Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, урман хуҗалыгы министрлары, шулай ук ТРның Франция һәм Чехиядәге вәкилләре, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле катнашында Венага (Австрия) булган сәфәр Татарстан Республикасы белән БМОның сәнәгать үсеше буенча оешмасы арасындагы хезмәттәшлеккә хокукый нигез салу максатын күздә тота.

Татарстан белән Австриянең инвестицион хезмәттәшлеге мисалы буларак әлеге чит илнең «Винербергер кирпич» компаниясенең Югары Ослан районы Коркачык авылында кирпеч заводы төзелешен телгә алырга була. Җәмгысе 80нән артык кешегә эш урыны биргән завод елына 150 млн. данә кирпеч эшләп чыгара, инвестицияләр күләме – 36,5 млн. евро.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100