news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Р.Закиров: “ТЯГ” иҗтимагый хәрәкәте 10 ел дәвамындагы эшчәнлегендә үз активлыгын күрсәтте”
Республика парламентында “ТР Дәүләт Советында “Татарстан – яңа гасыр” депутатлар төркеменең эшчәнлеге турындагы” матбугат конференциясе узды
Скопировать ссылку
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген республика парламентында “ТР Дәүләт Советында “Татарстан – яңа гасыр” депутатлар төркеменең эшчәнлеге турындагы” матбугат конференциясе узды. ТР Дәүләт Советында “Татарстан – яңа гасыр” депутатлар төркеме җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров журналистларның сорауларына җавап бирде.
“ТЯГ” иҗтимагый хәрәкәте 10 ел дәвамындагы эшчәнлегендә республиканың сәяси аренасында активлыгын күрсәтте. Без “Бердәм Россия” белән бергә яхшы нәтиҗәләргә ирештек”, - дип билгеләп үтте Ринат Закиров. “Без һәрвакыт үз эшчәнлегебездә республика халкы мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тырышабыз”, - дип өстәде ул.
Ул матбугат конференциясендә депутатлар төркеменең игътибар үзәгендә милли-мәдәни, шулай ук республиканың икътисади үсеше кебек мәсьәләләр торуы хакында сөйләде. Ринат Закиров сүзләренчә, “Татарстан –яңа гасыр” депутатлар төркеме киләчәктә дә республика файдасына актив эш алып барачак.
Быел “Татарстан –яңа гасыр” депутатлар төркеме 10 еллыгын билгеләп үтә. Бүгенге матбугат конференциясендә киләсе айның башында бу вакыйгага багышланган конференция үткәреләчәге белдерелде.
Депутатлар төркеменең эшчәнлегенә килгәндә, “ТЯГ” төркеме ТР Дәүләт Советында, РФ Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” фракциясенең ярдәмендә Татарстан белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр принцибын яклап чыкты. Шулай у “ТЯГ” губернаторларны сайлаулар турындагы документларны әзерләүдә һәм закон кабул иткәндә принципиаль позиция алды.
Бүгенге дөньяви икътисади кризис шартларында “ТЯГ” төркеме тарафыннан энергия саклаучы технологияләр һәм муниципаль транспортны бензиннан газга күчерүне пропагандалавы аеруча әһәмияткә ия. Депутатлар төркеменең тәкъдимнәре республикада җирдән файдалану принциплары турындагы ТР законын кабул иткәндә исәпкә алынды.
“Татарстан –яңа гасыр” хәрәкәте эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе буларак, Җир Хартиясендәге идеяләрне билгеләп үтәргә кирәк. “ТЯГ” инициативасы буенча Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарының, муниципаль берәмлекләрнең эш планы төзелгән. Җир Хартиясендәге төп нигезләмәләр республиканың уку йортларында өйрәнелә башлады, “түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар үткәрелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot