news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Закиров: “Конфронтация, басым ясау Бөтендөнья татар конгрессының сәясәте була алмый”

Башкортстанда безгә тактиканы үзгәртергә кирәк, дип саный БТК БК рәисе

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Башкортстан Республикасында миллионнан артык татар яши, шул ук татар-башкорт гаиләләре халыкта катнаш никах дип тә саналмый. Башкортстан белән Татарстан көчле булсалар, бу милли үсешне дә, Россиянең федерализм һәм демократия юлыннан баруын да тәэмин итәчәк.

 

Мондый фикерләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) быелгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгару һәм киләсе елга бурычлар билгеләү буенча бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә уздырылган киңәйтелгән утырышта ясаган хисап докладында Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров белдерде.

Әмма соңгы ун елда Россиядә салкын җилләр исә башлагач, зур гына сәясәтчеләр Дума трибунасыннан “милли республикаларны бетерергә кирәк” дигән фикерләрен үҗәтләнеп алга сөрергә тотындылар. Кызганыч, менә шундый катлаулы вазгыятьтә Башкортстанда да кайбер милләттәшләребез, аңлапмы-аңламыйчамы, әлеге тегермәнгә су коялар, диде ул. ”Дөресен әйтергә кирәк, без 2002 елда хата җибәрдек, минемчә.
Бер-ише радикалларга ияреп, хакимиятләр белән аңлашып эшләү урынына, аңа басым ясау, конфронтация юлын сайлаган татар оешмаларын яклап килдек. Ә бит илдә инде вертикаль системасы кертелгән иде, нинди басым да, нинди конфронтация булырга мөмкин мондый шартларда?” - дип  белдерде үзтәнкыйтькә күчеп. Күреп торабыз, хакимиятләр белән уртак тел табып эшләгән милли оешмаларның эшләре яхшы бара һәм монда Ульяновск, Иваново, Самара, Сарытау, Удмуртия кебек төбәкләрне мисалга китереп була. Ә инде басым ясарга маташасың икән, нәтиҗәсе – нуль. Шуңа күрә, IV корылтай алдыннан без күп уйлаштык-киңәшләштек һәм шундый нәтиҗәгә килдек: Башкортстанда безгә тактиканы үзгәртергә кирәк, конфронтация, басым ясау Бөтендөнья татар конгрессының сәясәте була алмый һәм яман солых яхшы низагтан хәерлерәк. Һәрхәлдә, илнең гомум вазгыятен истә тотып, Башкортстанда татар мәсьәләсен чишә башларбыз дип уйлыйм, диде БТК БК җитәкчесе.



Әмма, менә шундый уңай үзгәрешләр башланып киткәч, бер-ише милләттәшләрдән, “Татар конгрессы безне сатты”, дигән фикерләр дә ишетелде. Кешеләр низагларга шулкадәр тирән батканнар ки, хәтта сөйләшә, аңлаша башлауны да кирәк дип тапмыйлар. Минемчә, бу иптәшләргә суынырга, аек акыл белән уйлый башларга кирәк. Ә без элемтәләр урнаштыруны дәвам итәргә кирәк дип саныйбыз, дип, рәис якын арада Камал театрының Башкортстан тамашачысын сөендерергә җыенуын, октябрь аенда БР Язучылар берлегенең 75 еллыгында ТР Язучылары берлеге делегациясе катнашуын, Татарстан язучылары юбилеена Башкортстан әдипләре килүен телгә алды. Ике республикада да Фатыйх Кәримнең тууына 100 ел тулу зурлап уздырылды, ике республика башкаласында да Дәрдемәнднең тууына 150 ел тулу шундый рухта билгеләнә һ.б. “Катлаулы вазгыяттә бөтен дөньяда беренче булып зыялылар сөйләшә, аңлаша башлый.
Аннары бу хәрәкәткә башкалар да кушыла. Шигем юк, без дә шул юлдан барсак, югала башлаган багланышларны, кардәшлекне торгызырбыз”, - дип саный Р.Закиров.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100