news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Закиров: “Кайбер төбәкләрдә ясалма этник авыллар төзү шаукымы күренә”

Моның нигезендә чын, җитди милли сәясәт урынына безгә ниндидер сәер, резервация сыманрак нәрсә тәкъдим ителә, дигән фикер белдерде докладында БТК БК рәисе

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Әле кайчан гына без илнең милли сәясәте юк, дип уфтана идек. Ә бүген исә барыбызга да көн кебек ачык: бар андый сәясәт һәм аның асылы милләтләрне ассимиляцияләүгә, урыслаштыруга юнәлтелгән булып чыкты. Моның шулай икәнен соңгы елларда пәйда булган башка документлар да тасвирлый. Әйтик, Дәүләт Думасында инде 5-6 ел яңа “Дәүләт милли сәясәте концепциясе” дигән канун проекты ята. Аның төп фикере илдә “Россия халкы” дигән милләт булдыруга юнәлтелгән. Дәрәҗәле сәясәтчеләрнең кайберләре фикеренчә, милли республикалар да булырга тиеш түгел. Алар, имеш, халыкларны сепаратизм юлына бастыра. Хәер, милли мәктәпләрне дә нәкъ шушы гөнаһларда гаеплиләр. Уйлап карагыз: татар, башкорт, чуаш һ.б. милләт балаларының ана телендә белем алуы Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан милли мобилизация факторы дип бәяләнә.

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) быелгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгару һәм киләсе елга бурычлар билгеләү буенча бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә уздырылган киңәйтелгән утырышта ясаган хисап докладында Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров әнә шундый фикер белдерде.

Шул ук вакытта халыкларның башын бутау, алдау сәясәте дә алып барыла. Соңгы вакытта кайбер төбәкләрдә ниндидер курчак рәвешендәге ясалма этник авыллар (подворьелар) төзү шаукымы күренә башлады. Минемчә, моның нигезендә чын, җитди милли сәясәт урынына безгә ниндидер сәер, резервация сыманрак нәрсә тәкъдим ителә. Имеш, Россия Федерациясе халыклары шушы музей-авылларда экспонат рәвешендә генә, фольклор, җырлар, биюләре белән сакланып калачак - бу бит чын демагогия, сафсата. Россиядә руслардан кала икенче халык булган татарны бу этник авыл кысасына куалап кертергә тырышуны илдәге милли сәясәтне абсурдка җиткерү дип бәяләргә генә кала. Һәр төбәктә татар йортлары булсын, без моңа каршы түгел, ләкин, шул ук вакытта, биредә милли мәктәп тә, мәчет тә, мәдәни үзәк тә бер-берсен тулыландырып яшәргә, ә җирле хакимиятләр барлык халыкларга да бердәй шартлар тудырып, аларның тигез яшәешен тәэмин итәргә тиеш, дип басым ясап әйтте Р.Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100