news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Закиров авыл тормышы белән туристик компанияләр аркылы таныштыру бурычы торганын әйтте

“Төрле төбәкләрдә эшмәкәрләр белән бергәләп, шушы эшне оештыруда катнашсагыз иде”, - дип мөрәҗәгать итте ул Туризм буенча дәүләт комитеты вәкиленә.

Р.Закиров авыл тормышы белән туристик компанияләр аркылы таныштыру бурычы торганын әйтте
Александр Эшкинин

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Шәһәр халкын авылга китереп, авыл тормышы белән туристик компанияләр аркылы таныштыру – киләчәк эшләрнең берсе булып тора. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров бүген II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышында шулай дип белдерде.

Ринат Закиров күп кенә төбәкләрдә авыл туризмы проектлары тормышка ашырыла башлаганын билгеләп узды. “Ул Идел буенда, ерак Себердә, Уралда да бар. Татарстанда да шактый. Киләчәктә шәһәр халкын авылга китереп, авыл тормышы белән туристик компанияләр аркылы таныштыру – башкарасы эшләрнең берсе булып тора. Колагыгызга киртләп куйсагыз иде, төрле төбәкләрдә эшмәкәрләр белән бергәләп, шушы эшне оештыруда катнашсагыз иде”, - дип мөрәҗәгать итте Ринат Закиров Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетовага.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100