news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рүзәл Йосыпов - Университетта татар телен җиренә җиткереп өйрәтмиләр

Тел галиме радио-телевидение, газет-журналлар теленең сыйфат мәсьәләсенә тукталды.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Газета  теле саф татарча, әдәби  булырга тиеш. Университетта татар телен җиренә җиткереп өйрәтмиләр, күрәсең, чөнки матбугат чараларында хаталар бик күп, диде «Татар-информ» хәбәрчесенә филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл Йосыпов.

Бүген Татарстан Журналистлары берлеге йортында татар  галиме Рүзәл Йосыпов белән очрашу булып узды. Галим бүгенге татар матбугатында тәрҗемә мәсьәләләре хакындагы фикерләрен сөйләде.

«Хәзерге татар журналистларына язу һәм сөйләү өчен күп материалларны русчадан тәрҗемә итеп әзерләргә туры килә, - диде Рүзәл Йосыпов. -  Бер телдән икенче телгә тәрҗемә  итү катлаулы шөгыль. Аны дөрес , сыйфатлы итеп башкару өчен, тәрҗемә итү һөнәренең серләреннән хәбәрдар булу таләп ителә. Әмма безнең журналистларны укыту программасында аларны тәрҗемә итәргә махсус өйрәтү каралмаган. Шунлыктан язмаларда да бик күп хаталар китә. Туган телне тупас бозып куллану күренеше шул дәрәҗәдә киң таралган: газета-журналлар һәм радио-телевидение тапшырулары теленең сыйфатын уңай бәяләү мөмкинлеге көннән-көн югала бара».

Р.Йосыпов  рус һәм татар телләренең үзара йогынтысын тирән өйрәнгән галим.  Ярты гасыр дәвамында тел культурасы белән бәйле мәсьәләләрне тикшерүгә зур көч куйды. «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында татар теленә нисбәтле, саллы язмалары даими бастырыла. Ул ике йөзгә якын фәнни хезмәт, шул исәптән егерме монография, дәреслек һәм уку-укыту кулланмасы авторы.

«Тәрҗемә принципларының беренчесе һәм иң әһәмиятлесе – оргиналның мәгънәсен, эчтәлеген, идеясен тулы бирү. Эчтәлек – формага караганда әһәмиятлерәк булганга, ягъни беренче  дәрәҗәдә торганга, оригиналның  эчтәлеген, мәгънәсен бирү – тәрҗемәнең төп бурычы. Әмма замана шаукымына иярепме, күп очракта татар журналисты мәгънә түгел, аерым сүзләрне тәрҗемә итә. Игътибар һәм белем җитми», ди Рүзәл Йосыпов.

Башка мохиттән килеп кергән ят сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен бирү өчен "Татмедиа"да аерым бер бүлек оештыру, татар журналистларына ярдәм йөзеннән курслар алып бару мәсьәләләре хакында да үз фикерләрен җиткерде, галим.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot