news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рүзәл Йосыпов татар телен яхшы белү өчен классикларны укырга тәкъдим итә

Иң яхшы язучыларны укып, телне өйрәнеп була, диде филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыпов.

Рүзәл Йосыпов татар телен яхшы белү өчен классикларны укырга тәкъдим итә
Султан Исхаков

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Танылган тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, КФУның шәрәфле профессоры, филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыпов татар телен яхшы белү өчен классикларны укырга кирәк, дип саный. “Классикларны укырга кирәк. Галимҗан Ибраһимовны, Гомәр Бәшировны, Әмирхан Еникине. Иң яхшы язучыларны укып, телне өйрәнеп була”, - диде Рүзәл Йосыпов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында.

  • Рүзәл Йосыпов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән. Лингвистика, икетеллелек мәсьәләләре, тәрҗемә практикасы һәм теориясе, сөйләм культурасы өлкәләрен тикшергән галим, күпсанлы монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы. 1986-2002 елларда Казан педагогика университетында ректор һәм татар теле белеме кафедрасы мөдире, Казан шәһәре советы һәм 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы халык депутаты.

“Телне яхшы белер өчен, матур әдәбият күп укырга кирәк. Хәзер китап уку җитми. Интернет белән мавыгалар, газеталар да аз алалар. Кыскасы, хәзер язучы күп, укучы аз”, - диде Рүзәл Йосыпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100