news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рүзәл Мөхәммәтшин: Татар җырлары һәр яктан да камил булырга тиеш

Шагыйрь фикеренчә, «Безнең җыр» лабораториясе җырлары соңгылары булмаячак.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Татар җырлары һәр яктан да камил булырга тиеш
Рамиль Гали

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин татар җырлары һәр яктан да камил булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең финал концертына җырлар сайлау этабы алдыннан сөйләде.

«Без, әлбәттә, яхшы итеп эшләргә тырыштык. Әмма анда хилафлык була калса, жюри тарафыннан теләкләр тәкъдим ителсә, мин моңа риза гына. Минемчә, татар җыры төрле булырга тиеш. Моңа ритм, аһәң, башкару һ.б. керә. Бер генә таләбем бар — текст ягыннан да, башкару ягыннан да камил булырга тиеш», — диде ул.

Җәй айларында язылган 34 җырдан концерт өчен 20 җыр сайлап алына. Җырларны бүген махсус тавыш бирү юлы белән жюри сайлый.

«Бу лаборатория турында биш ел хыялландык. Беренче этапта шобага белән вокалист, шагыйрь, композиторларны сайладык. Хәзер сезнең хөкемгә утыз җыр тәкъдим ителәчәк. „Безнең җыр“ лабораториясенең финал концерты, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, 2020 елга планлаштырыла. Төп максатыбыз — татар җыр сәнгатенең сыйфатын күтәрү», — диде Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Жюри әгъзалары барлыгы унтугыз җырны бәяли. Бер җыр — тамашачылар хозурына калдырыла, әлеге җырга «Интертат» сайтында теләгән һәр кеше бәя бирә алачак.

2019 елның май аенда «Калеб» яңа буын җыены яшь башкаручыларны, шагыйрь һәм композиторларны берләштергән «Безнең җыр» лабораториясен башлап җибәргән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100