news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рүзәл Мөхәммәтшин: Төрле телләрдә сөйләшеп, бер-беребезне аңлап яшәвебезне телим

КФУда Х Халыкара “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” конференциясе ачылды.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Төрле телләрдә сөйләшеп, бер-беребезне аңлап яшәвебезне телим
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Халыкара телләрне үстерү секторы мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин төрле телләрдә сөйләшеп, бер-беребезне аңлап яшәсәк иде, дигән фикерен белдерде. Бу хакта ул Х Халыкара “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе ачылышында әйтте.

“Шәхсән мин безнең төрле телләрдә сөйләшеп, бер-беребезне аңлап яшәвебезне теләр идем. Халыкара тел бәйрәменә багышланган конференция, аның төрки лингвокультурологиягә багышлануы безнең өчен өстәмә символик мәгънәгә ия”, - диде ул чыгышында.

“Бүгенге көндә без 1952 елда Бангладеш студентларының үзләренең телләре өчен көрәшкәннәре турында онытмаска тиеш. Аларың кылган гамәлләре гаҗәп һәм төрле фикерләр уятырга мөмкин. Әмма халык бу вакыйгалар аша үз туган телеңне яратырга кирәк дигән фикергә килергә тиеш, минемчә”, - диде Рүзәл Мөхәммәтшин.

Рүзәл Мөхәммәтшин Россиядә 190нан артык халык барлыгын, аларның 150дән артык телдә сөйләшкәнен билгеләп узды. “ЮНЕСКО шул 150 телнең 136сы юкка чыгарга мөмкин, дигән фараз кылды. Монда борчылырлык сәбәп, эшләрлек эш тә бар”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100