news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рүзәл Мөхәммәтшин Хәтер көне митингының форматы искерде дип белдерде

Шагыйрь бу чара тынычрак мохиттә узарга тиеш, дип саный.

Рүзәл Мөхәммәтшин Хәтер көне митингының форматы искерде дип белдерде
Рамиль Гали

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин фикеренчә, Хәтер көне митингының форматы искергән. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

  • Казанның Тинчурин паркында 1552 елгы канкойгыч фаҗигадә шәһит киткән корбаннарны искә алдылар. Чарада, гадәттәгечә, чыгышлар шигырь-җырлар белән үрелеп барды. Митингта катнашучылар быелгы үзенчәлек дип Чаллыдан Флера Талипова башкаруындагы җырларны атадылар. 

"Бу - минем өчен гомуммилли сыктау көне. Әти-әнине югалткач та нык кайгырасың, ә монда без биш гасырга якын вакыт элек дәүләт кадәр дәүләтебезне югалтканбыз. Бу - бик зур фаҗига. Без аны хәтерләргә тиешбез. Мин халкым белән бергә елыйм. Эчтән генә шәһит бабаларымның рухына дога кылам", - диде Рүзәл Мөхәммәтшин.

Ул үзе митингның форматы белән килешмәвен әйтте. Шулай да, ничек кенә оештырылуына карамастан, бармыйча калырга ярамый, дип саный. Дус-туганнарын килергә кыстамаса да, барсаң әйбәт инде, дип исләренә төшерүен әйтте.

"Бернинди мәҗбүрият кирәк тә түгел. Һәркем күңел кушуы буенча барырга тиеш, дип саныйм мин. Бәлки, ялгышамдыр. Беренче тапкыр Хәтер көнендә 2006 елда булдым кебек. Шул вакытта ук ниндидер искергән формат итеп кабул иткән идем. Бүген дә шулай кабул итәм, митинг барышы белән килешмим, ләкин нәрсә бар, шуңа канәгать булырга кирәк. Кандала бар дип кенә йортны ягу яклы түгел", - ди Рүзәл Мөхәммәтшин.

Ул бүгенге вазгыятьтән чыгып эш итәргә чакыра. "Монда, дәгъва итүдән битәр, дога белән искә алу рәвешендәрәк тынычрак чара булырга тиеш түгелме икән, дип уйлыйм мин", - дип билгеләп узды Рүзәл Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100