news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәйхан Халитовны алырга Һиндстанга очкыч җибәрелде

Казан егете аңына килгән, әмма ул ашыгыч рәвештә югары технология медицина ярдәменә мохтаҗ.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ») Татарстан Президенты кушуы буенча татар егете, блогер Рәйхан Халитовны Һиндстаннан Казанга кайтару мәсьәләсе хәл ителә. Мәгълүм булганча, Рәйхан сентябрь азагында Һиндстанда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән иде. Мәскәү өлкәсендәге Раменское аэропортыннан бүген 14.25 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы Ан-148 Дели шәһәренә очты, дип хәбәр итә министрлыкның Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Коткаручылар биргән мәгълүматлар буенча, Казан егетенең хәле әле дә авыр, ул югары технологик медицина ярдәменә мохтаҗ. Махсус очкыч Казанга 2 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 7дә әйләнеп кайтыр дип көтелә.
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot