news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәр якшәмбе Казанның «Пирамида» дискоклубында - «Электр Өчпочмак»!

Татар яшьләре күңел ачарга ишләрен чакыра

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»).  6 декабрь көнне 21.00 сәгатьтә «Пирамида» дискоклубында (Мәскәү ур., 3) татар яшьләре «Электр Өчпочмак» күңел ачу чарасына ишләрен җыя.

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына җибәрелгән алхәбәрдә яшьләр адресына мондый мөрәҗәгать бар: «Электр шәһәрнең электр йөрәгендә электр энергиясе кайнап тора. Электр утлары безнең электр тәнебезгә электр төсмерләре өсти. Электр музыка тавышлары безнең зиһенебезне электр галәмнәргә алып китә...» Моның ничек икәнен ул кичне яхшырак тоярга Dj  Шәкерт белән Dj Марс.L ярдәм итәчәк, ягъни «табаны электрлаштырып» торачак. «Электр сәхнәдә» исә җырларны «Рәхәт-лукум», «Казан кызлары», Альбина Вахитова, Данис Закиров, Сылу «тере» тавышка гына яңгыратачак.

 Болардан кала, «МТС» компаниясеннән һәм «Лазурный берег» гүзәллек салоныннан бүләкләр булачак, «ТНВ» һәм «Эфир» телекомпанияләре сюжетлар төшерәчәк, шуңа күрә алданрак килегез, диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

 «Электр Өчпочмак»ка керү бәясе флаер белән – 100 сум, аннан башка – 200 сум.


 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100