news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Р.Ваһапов исемендәге Татар җыры фестиваленең йомгаклау концерты булды

^Р.Ваһапов исемендәге Татар җыры фестиваленең йомгаклау концерты булды

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Р.Ваһапов исемендәге Татар җыры фестиваленең Гала-концерты булды. Анда Мәскәү, Түбән Новгород, Семипалатински, Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбург һәм Хельсинки кебек татарлар сибелеп яшәгән күп кенә төбәкләрдән кунаклар килгән иде. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм «Татарстан» журналының баш мөхәррире Рифат Фәттахов та катнашты.

Тантана уңаеннан барлык кунакларны һәм тамашачыларны сәламләп, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең хатын укып ирештерде.

«Татар җырын һәм татар җыр сәнгатен, аның традицияләрен саклаучыларны, халкыбыз моңнарына гашыйк барлык музыка сөючеләрне кайнар сәламлим.

Хаклы рәвештә күренекле җырчыбыз Рәшит Ваһапов исемен йөрткән бу фестивальнең милли кысаларга гына сыймыйча, халыкара мәйданга чыгуы һәм зур мәдәни вакыйгага әверелүе бик тә куандыра. Узган ел Казанда башланып киткән бу сәнгать бәйрәме Россиянең татарлар күпләп яшәгән күп кенә төбәкләрендә дә зур уңыш белән үтте һәм бер елдан соң кабат Татарстаныбызга әйләнеп кайтты. Шул вакыт эчендә әлеге фестиваль Р.Ваһапов иҗатының никадәр бәяләп бетергесез булуын һәм аның дәвамчылары моң чишмәсенең зурлыгын һәм саекмас булуын янә бер исбатлады. Бер үк вакытта фестиваль заманча традицияләргә дә нигез салды. Киләчәктә алар яңа башкаручылар өчен җитди осталык мәктәбенә әверелер.

БТК Башкарма комитеты, «Татарстан» журналы һәм Түбән Новгород «Якташлар» җәмгыяте тарафыннан оештырылып, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне җыр-моң аша рухи яктан берләштерүдә һәм республикабызның абруен ныгытуда да зур өлеш керткән, Россия җәмгыятендә халыкара татулыкны ныгытуга ярдәм иткән фестивальнең нәтиҗәләре аеруча сөендерә. Чөнки халык ихтыяры белән эшләнгән эшләр, гадәттә, озын гомерле һәм зур мәгънәгә ия була. Әлеге фестиваль дә шундый башлангычларның берсенә әверелер дип уйлыйм. Бүгенге концерт-тамаша да Татарстанның мәдәни тормышында тагын бер күркәм вакыйга һәм аның башкаласы Казанның олуг юбилеена зур бүләк булыр дип ышанам»,- диелә ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең сәлам хатында.

Үзенчәлекле моңлы тавышы һәм уникаль башкару осталыгы белән халкыбыз күңеленә кереп калган күренекле җырчы Р.Ваһапов исемендәге бу фестиваль узган елның апрель аенда Казанда башланып киткән иде. Бер ел дәвамында фестиваль Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Семипалатински, Екатеринбург, Хельсинки, Томски, Уфа һәм Мәскәү кебек татарлар яшәгән күп кенә төбәкләрдә үткәрелде.

«Халкыбыз мирасының бер өлеше булган Р.Ваһапов иҗатын дәвам итүче әлеге фестивальнең татар моңына сусаган милләттәшләребез тарафыннан яратып кабул ителүе һәм шуның белән бергә онытылып бетә язган җырчы исеменең халыкка кайтуы – бик куанычлы. Бу фестиваль озын гомерле булсын иде», - дигән теләктә калды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, әлеге фестивальне оештыручыларның берсе Ринат Закиров.

Фестивальнең Гала-концертында Венера Ганиева, Айдар Габдинов, Идрис Газиев, Рафаэль Ильясов, Зөһрә Сәхабиева кебек танылган җырчылар Р.Ваһапов репертуарыннан җырлар башкарды. Тантанада чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребез дә чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot