news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Ваһапов фестивале татар җырын, моңын чит төбәкләрдә яңгырата – Рифат Фәттахов

Быел Ваһапов фестивале 15нче сезонын ача.

Р.Ваһапов фестивале татар җырын, моңын чит төбәкләрдә яңгырата – Рифат Фәттахов
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Р.Ваһапов фестивале татар җырын, моңын чит төбәкләрдә дә яңгырата. Быел Ваһапов фестивале 15нче сезонын ача. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Гала-концертында фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итте.

“Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган чаралар Казанда башланды. Алга таба безне Мәскәү, Уфа, Түбән Новгородта көтәләр. Р.Ваһапов фестивале татар җырын, моңын чит төбәкләрдә яңгырата. Россия төбәкләре буенча гастроль турлары башлана. Барлыгы декабрьгә кадәр безнең 17 чара узачак”, - диде ул.

Рифат Фәттахов фестивальне оештыруга, аны танытуга зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләре ирештерде. Татарстан җитәкчелегенең, аерым алганда, Президент Рөстәм Миңнехановның зур ярдәмен билгеләп үтте.

“Әлеге зур чараны без үзебез генә башкарып чыга алмас идек. Иң беренче чиратта рәхмәт сүзләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерәбез. Шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев билгеләп узасым килә, ул фестивальнең беренче көненнән үк безгә игътибарлы. ТР Мәдәният министрлыгына, ТР Финанслар министрлыгына олы рәхмәтләребез. Һәр халыкның зурлыгын аның бөек шәхесләре билгели һәм шул шәхесләрнең кадерен белгән, олылаган халыкның киләчәге бар аның. Шуны әйтәсем килә: берничә көн элек Илһам абый Шакиров янында булдым. Бөек җырчыбыз олы яшьтә, шуңа күрә ул тантаналы чарага килә алмады. Ләкин мин аңа Рәшит Ваһаповның юбилее һәм эшләгән эшләребез хакында сөйләдем. Илһам абый минем һәр сүземне хуплап барды, хәер-фатыйха бирде”, - диде ул үзенең чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100