news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Вәлиев түрәләрнең соцчелтәрдәге аккаунт турында хисап бирергә тиешлеген цензурага тиңли

1 апрельдән Россия түрәләре социаль челтәрләрдә теркәлгән аккаунтлары һәм танышу сайтларындагы мәгълүматлары турында декларация тапшырырга тиеш.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Алёна Низамова). 1 апрельдән Россия түрәләре социаль челтәрләрдә теркәлгән аккаунтлары, танышу сайтларындагы мәгълүматлары турында декларация тапшырырга тиеш. Мондый мәгълүматлар тәкъдим ителмәгән очракта, бюджет хезмәкәре эштән куылачак. Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев моңа карата, түрә буларак кына түгел, ә социаль челтәрләрне кулланучы буларак фикерен җиткерде. «Хисап бирүне мин аңлап бетермәдем. Ни өчен кирәк ул? Безне контрольдә тоту өченме? Бу үзенә күрә цензура», - дип белдерде ул «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» мәгълъмати-аналитик тапшыруы корреспондентына.

Социаль челтәрләрдәге аккаунтлар турында хисап бирүнең максаты – һөнәри этиканы бозмау, хезмәткәр турында тулы белешмә булсын өчен эшләнгән. Шунысы мәгълүм, декларациядә шәхси кушымталар - Whatsapp, Viber һәм Skype электрон почталарның парольләре соралмый. Мәгълүматлар аерым реестрларда да җыелмаячак, алар әлеге оешмаларның кадрлар бүлеге өчен генә тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot