news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Вәлиев фикеренчә, аз комлектлы мәктәпләрне ябуның артында милли мәгариф язмышы тора

Разил Вәлиев аз комплектлы мәктәптә бер укучыга белем бирү гадәти мәктәпкә караганда 10 мәртәбә кыйммәткәрәк төшүенә игътибар юнәлтте

(Чирмешән районы, 1 апрель, “Татар-информ”). Бүгенге көндә Дәүләт Советында һәм Татарстан Хөкүмәтендә аз комплеклы мәктәпләр проблемасын ни рәвешле хәл итү турында баш ваталар. Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев комиссиянең Чирмешән районында узган күчмә утырышыннан соң журналистларга әнә шулай дип белдерде.
“Хәзерге вакытта республикада аз комплекты мәктәпләр бик күп. Ә тагын биш елдан катлаулы демографик вәзгыятькә бәйле рәвештә авыл мәктәбенең һәр икенчесе аз комплеклы булачак. Без алар белән нәрсә эшләү хакында баш ватабыз”, - дип белдерде Разил Вәлиев. Аның сүзләренә караганда, аз комплектлы мәктәпләр артында берничә укучы һәм укытучы гына түгел, ә авыллар, туган тел, милли мәгариф язмышы тора. “Ни өчен дигәндә, аз комплектлы мәктәпләрнең күбесе авыл җирендә урнашкан. Әгәр мәктәп ябыла икән, авылның яшәү-яшәмәү проблемасы алга килеп баса”, - диде комитет башлыгы.
Разил Вәлиев аз комплектлы мәктәптә бер укучыга белем бирү гадәти мәктәпкә караганда 10 мәртәбә кыйммәткәрәк төшүенә игътибар юнәлтте.
ТР Дәүләт Советы комитеты башлыгы әлеге хәлдән чыгу юлын аз комплектлы мәктәпләрдә укучыларны база уку йортларына йөртеп укытуда күрә. “Әмма моның өчен иң элек юллар салырга, транспорт белән тәэмин итәргә һәм мәсьәләне этаплап хәл итәргә кирәк”, - диде ул. Разил Вәлиев шулай ук аз комплектлы мәктәп укучыларына дистанцион белем бирүне перспективалы юнәлеш дип саный.
“Ни генә булмасын, бу эштә ашыгырга кирәкми. Без мәсьәләне этаплап хәл итәчәкбез”, - дип сүзен йомгаклады ул.



news_right_1
news_right_2
news_bot